Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.10.2020, 10:06

«Том Сойер Фест» фестивале активистлары Вафа Бигаев йортында төп реставрация эшләрен төгәлләде

Париж коммунасы урамындагы 18-нче һәм 18/20 номерлы йортлар арасында Казанда иң кыска һәм тар тыкрык барлыкка килде.

Фото: vk.com/tomsawyerfestkzn

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы октябрь). «Том Сойер Фест» тарихи мохитне торгызу фестивале активистлары Париж Коммунасы урамы, 18 адресы буенча урнашкан Вафа Бигаев йортында төп реставрация эшләрен төгәлләде.

Ике ай эчендә дистәләгән үзирекле XIX гасыр архитектура һәйкәлен тәртипкә китерде: шомарттылар, буядылар, штукатурладылар. Йортның эчендә XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар хәлле сәүдәгәре көнкүреше торгызылган. Хәзерге вакытта бинада чәк-чәк музее урнашкан.

Моннан тыш, волонтерлар Казанда иң кыска һәм тар тыкрык булдырдылар. Ул Париж Коммунасы урамындагы 18-нче һәм 18/20 номерлы йортлары арасында урнашкан. Аның озынлыгы 17 метрны тәшкил итә, ә иң киң урын 1,4 метрдан артмый, дип хәбәр ителә Иске Татар бистәсенең Instagram-аккаунтында.

Волонтерлар саклык чараларын күреп, битлекләр, перчаткалар кулланып, кеше санын 20-дән дә арттырмый эшләделәр, эш урынында дезинфекцияләү чаралары да бар иде.

Исегезгә төшерәбез, «Том Сойер Фест» фестивале кысаларында волонтерлар шәһәр төзелешенең зур кыйммәткә ия объектларын ремонтлыйлар. «Том Сойер Фест» географиясе – Россиянең 50-гә якын шәһәре. Казанда фестиваль 2016 елда башланды. Дүрт сезон эчендә активистлар 15 бинаны ремонтладылар. 2019 елда волонтерлар Калинин урамындагы 12-нче йортны, Фатыйх Кәрим,11 адресы буенча Беркутов йортын һәм Волков урамы, 42-дәге Богородский йортын торгызды.

 

Барлык яңалыклар