Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.10.2020, 12:17

Казанлылар статистик грамоталылык дәрәҗәсен тикшерә ала

Росстат онлайн-режимда ел саен статистик диктант үткәрә.

Фото: Денис Гордийко

 (Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь). Казанда яшәүчеләр, ел саен онлайн-режимда узачак статистик диктантта катнашып, статистик грамоталылык дәрәҗәсен тикшерә алачак.

Статистика турында белемнәренең ни дәрәҗәдә тирән икәнен белергә теләүчеләргә тест форматында бер сәгать эчендә «Статистика һәр көн», «Сугыш цифрлары», «Халык санын алу», «Статистиканың гомуми теориясе», «Статистика тарихыннан» темалары буенча 30 сорауга җавап бирергә кирәк булачак.

Акциядә катнашу өчен статистик диктантның рәсми сайтында алдан теркәлү кирәк. Статистик диктант 20-нче октябрьдә старт ала. Биремнәр сайтта 22-нче октябрь 23:59 (мск) сәгатькә кадәр ачык булачак. Нәтиҗәләр турында катнашучылар 23-нче октябрьдә шәхси кабинетта белә алачак, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы. Катнашучылар шулай ук истәлекле сертификат алачак.

Беренче тапкыр «Статистик диктант» агарту акциясе 2019 елда оештырылды һәм Алтай крае статистикасы органнарының 100 еллыгына багышланды. Быел диктант Бөтендөнья статистика көненә багышланган, ул 20-нче октябрьдә биш елга бер тапкыр билгеләп үтелә.

Барлык яңалыклар