Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.08.2020, 11:52

Кабан күле буенда «Алтын тәлинкә» премиясен алуга дәгъва кылучы фильмнар күрсәтеләчәк

Ачык һавада киносеанслар уздыру 19-нчы, 26-нчы һәм 27-нче августка планлаштырылган.


(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче август). Кабан күле буенда казанлыларга «Алтын тәлинкә» премиясен алуга төп дәгъва кылучы фильмнар тәкъдим ителәчәк. «Кабан күле янында кино вакыты» циклы кысаларында ачык һавада киносеанслар уздыру 19-нчы, 26-нчы һәм 27-нче августка планлаштырылган.

19-нчы августта казанлылар кинопремия шорт-листыннан 6 анимацион һәм кыска метражлы фильм («Тише», «Как говорил мой дед», «Путешествие», «Хвалебная речь Денису Кораблеву», «Теленок», «Асия») күрәчәк.

26-нчы августта халыкны «Милли телдә иң яхшы документаль фильм» номинациясендә җиңүгә дәгъва кылучы өч кинотасма белән таныштырачаклар («Медведи Камчатки. Начало жизни», «Палех», «Берузе» («Один»).

27-нче августта шәһәр халкы һәм башкала кунаклары «Мальчик русский» тулы метражлы проектын күрәчәк, ул «Тулы метражлы иң яхшы уен фильмы», «Иң яхшы уен киносы сценариясе», «Уен фильмында иң яхшы ирләр роле», «Уен фильмында икенче пландагы иң яхшы роль», «Иң яхшы оператор эше» премиясенең биш номинациясенә дәгъва итә.

Моннан тыш, тамашачыларны кино күрсәтү циклының соңгы көнендә Казан кинематографистлары Әлфия Шакирҗанова һәм Мария Макаровадан «ЭкоЛогично» документаль кыска метражлы фильмы премьерасы көтә. Фикер алышуда иҗади команда әгъзалары фильмны яки кинофестивальне тормышка ашыру өчен грантны ничек отып булуы турында сөйләячәкләр, экологик кинопроект булдыру детальләре белән уртаклашачаклар һәм тамашачылар белән бергә киноиндустриягә коронавирус пандемиясе тәэсире турында сөйләшәчәкләр.

Барлык киносеанслар 20.30 сәгатькә планлаштырылган. Керү ирекле. Чаралар Парклар һәм скверлар дирекциясе белән хезмәттәшлектә оештырылган, дип хәбәр итә «Кино вакыты» дирекциясе матбугат хезмәте

«Алтын тәлинкә» кинопремиясен бүләкләү тантанасы 27-нче августта, Россия киносы көнендә, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә узачак. Кинопремиянең авторы һәм инициаторы – «Время кино» дирекциясе. Проект Президент грантлары фондының финанс ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Барлык яңалыклар