Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.10.2021, 09:54

"Иске шәһәр"дә спорт ориентлашуы буенча ярышлар узачак

Чараны эпидемиология таләпләрен катгый үтәп уздырачаклар

Иске Татар бистәсендә спорт ориентлашуы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Ярышларда 180 тирәсе кеше катнашачак.

 

Спринтер дистанциясе Казанның тарихи үзәгендәге иң мөһим территорияләрнең берсе - Каюм Насыйри урамы буенча узачак. Спортчыларга узарга кирәк булган контроль урыннарны мәдәни мирас объектлары янында урнаштырачаклар.

 

Ярышлар 16 октябрьдә эпидемиология таләпләрен катгый үтәп уздырылачак. Чара тамашачыларсыз уза. Спорт ориентлашуы буенча чемпионат һәм беренчелекне үткәрү вакыты: сәгать 12:00 дән 17:00 гә кадәр.

 

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасының Спорт ориентлашуы федерациясе, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм "Иске шәһәр" префектурасы.

Барлык яңалыклар