Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2021, 19:01

Казан Мэры Илсур Метшин «Озын тәнәфес» шәһәр фестивале җиңүчеләрен бүләкләде

Төп приз һәм 1 млн сумлык сертификатка 75-нче номерлы гимназия ия булды.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Камилә Гобәйдуллина). Бүген Казанда «Озын тәнәфес» гомуми белем бирү учреждениеләренең шәһәр фестивале бәйрәм концерты белән тәмамланды. Сәет-Галиев исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә сәләтле вокалистлар һәм биючеләр чыгыш ясады, алар - мәктәп, район, шәһәр сайлап алу этапларын узган балалар. Фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

«Без мондый эре чараларны сагындык. Кызганычка каршы, узган ел вәзгыять шушындый кыска вариантта булса да нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирмәде. Әмма балаларыбызны һәм иҗат коллективларыбызны күрү теләге бездә яши. Быел да без барысын да котлар өчен җыелдык», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

И.Метшин искәрткәнчә, мондый конкурсны үткәрү идеясе Универсиада алдыннан, ярышларны ачу тантанасын әзерләгәндә барлыкка килде. «Ул вакытта без биюче балалар җитмәве турында уйга калдык. Шулай итеп, бу конкурс барлыкка килде, һәм карагыз әле, нинди искиткеч зур фестивальгә әверелде», – диде шәһәр башлыгы. Фестивальдә катнашучыларның күбесе инде студент булуына яки уку йортларын тәмамлаган булуына игътибарны юнәлтте. «Алар барысы да сәхнәдән курыкмый. Безнең өчен, өлкән буын өчен, бу батырлык иде – бик сирәкләр генә микрофон янына килә, җырлый, бии, чыгыш ясый ала иде. Бүген, хөрмәтле директорлар, педагоглар, сезнең хезмәтегез һәм балаларга булган мәхәббәтегез аркасында без шундый талантлы балаларны күрәбез. Бу зур хезмәт, мин моны бик бәялим», – дип өстәде Мэр.

И.Метшин ассызыклаганча, «Озын тәнәфес» фестивале – балалар, ата-аналар һәм шәһәр өчен бәйрәм. Ул үсмерләргә укырга гына түгел, ә тулы канлы тормыш белән яшәргә – спорт белән шөгыльләнергә, биергә, җырларга, спектакльләр куярга кирәклеген аңларга ярдәм итә.

Быел Мәскәү районының 75-нче гимназиясе 1 млн сум күләмендә төп призга ия булды. Бу уку йорты укучылары өчен конкурста катнашу дебют һәм уңышлы булып чыкты. Үз номерларында алар берьюлы берничә жанрны берләштерделәр - театрдан нәфис гимнастикага кадәр, ә чыгышларның үзенчәлеге хор булды, анда берьюлы 200 тавыш яңгырады. Укучылар үзләре белдергәнчә, чыгышларга алар бер ел әзерләнгәннәр, дәресләрдән соң репетицияләр ясаганнар. «Мондый кунаклар алдында чыгыш ясау –зур дәрәҗә, һәм мин тагын бер кат кабатлар идем. Әлбәттә, җиңүне көттем, әмма ышаныч юк иде», – дип уртаклашты тәэсирләре белән унынчы сыйныф укучысы Даниил Галанин.

Гимназия директоры Лариса Помыкалова сүзләренчә, мондый конкурслар балаларга һәрьяклап үсәргә мөмкинлек бирә, ә номерларны әзерләү процессы укучыларны һәм укытучыларны якынайта. «Ниһаять, җәмгыять беренче урында баланың шәхесе торуын аңлады, ә баланың шәхесе аның үсешеннән, аның иҗади сәләтләрен үстерүдән башлана. Безнең өчен шундый конкурс булу зур бәхет. Шәһәребезгә, Казан Мэрына зур рәхмәт – бу күп мәктәпләр өчен ярдәм», – диде ул.

Фестивальдә икенче урынны Казанның Идел буе районының 69-нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе алды, ул 550 мең сум күләмендә бүләк алды. Өченче урынны Совет районының 174-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм Яңа Савин районының 177-нче номерлы лицее бүлеште – һәр уку йорты 300 мең сум алды.

Моннан тыш, быел истәлекле даталарга игътибар җәлеп итү һәм аеруча мөһим вакыйгалар ассызыклау өчен фестивальне оештыручылар «Иң яхшы сценография өчен», «Уңышлы дебют», «Иң яхшы актер образлары өчен», «Корпоратив рух өчен», «Мәдәни традицияләрне саклаган өчен», «Туган шәһәргә мәхәббәт өчен» һәм «ТАССРның 100 еллыгы тематикасын ачкан өчен» махсус номинацияләр булдырды. Уку йортлары 50 мең сум алды.

Конкурс финалына чыгу өчен барлыгы 2000-нән артык 1-11-нче сыйныф укучылары ярышты. Жюри дүрт юнәлеш буенча иң яхшыларны ачыклады: музыкаль, бию, театр һәм оригиналь – «Туган як моңнары һәм төсләре” темасы буенча гомуми тематика белән берләштерелгән.

 

Фоторепортаж
«Озын тәнәфес – 2021» фестиваленә йомгак ясау
Видеорепортаж
15.04.2021 18:43
Казанда «Озын тәнәфес» фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр
Барлык яңалыклар