Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.09.2020, 12:10

Рөстәм Миңнеханов, Олег Матыцин һәм Илсур Метшин Казанда «Искәндәр» футбол-регби манежын ачтылар

Шулай ук видеоконференция режимында Танк урамындагы «Максат» футбол манежы да ачылды.


(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Бүген Татарстанда берьюлы берничә яңа спорт объекты үз ишекләрен ачты. Чуйков урамындагы «Искәндәр» футбол-регби манежын ачуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ спорт министры Олег Матыцин һәм Казан Мэры Илсур Метшин катнашты. Шулай ук видеоконференция режимында Танк урамындагы «Максат» футбол манежы эшенә старт бирелде.

Кунаклар «Искәндәр» футбол-регби манежын карады, аның төзелеше агымдагы елның гыйнварында башланган иде. Спорт корылмасына футбол һәм регби зоналары, спортчылар һәм тренерлар өчен чишенү бүлмәләре, тренажер залы, көтү зонасы, медицина блогы, саклау-янгын посты бинасы, спорт җиһазларын саклау урыны керә.

Россия спорт министры Олег Матыцин татарстанлыларны ТАССРга нигез салынуның 100 еллыгы белән котлады. «Без һәрвакыт Татарстан Президентына һәм аның бердәм командасына спортны үстерүгә игътибарлары, югары казанышлар спорты өчен барлык шартлар тудырулары, ә иң мөһиме - массакүләм спортны, балалар спортын үстерүләре һәм бүгенге манежларның ачылышы өчен рәхмәтле. Заманча инфраструктура төземичә спорт белән шөгыльләнүне тәэмин итү мөмкин түгел. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин амбициоз бурыч куйды - 2030 елга илдә спорт белән шөгыльләнүчеләр санын 70%-ка җиткерү. Һәм менә шундый заманча комплекслар төзү - бу бурычны гамәлгә ашыруга мөһим өлеш кертү дигән сүз», - диде ул.

Россия футбол берлеге президенты Александр Дюков билгеләп үткәнчә, мондый спорт объектларын төзү республиканың массакүләм спортны үстерүгә системалы якын килүен раслый. Аның сүзләренчә, Татарстан илнең әйдәп баручы футбол төбәкләренең берсе.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, спорт учреждениеләрен төзү буенча планнар тормышка ашырылган. «Бездә Татарстанда балалар ел дәвамында футбол уйный алсын өчен ябык футбол манежлары төзү хыялы бар иде. Объектларны кыска вакытта төзегән төзүчеләргә рәхмәт белдерәбез», - диде ул.

Видеоконференция режимында шулай ук Буада, Нурлат районында һәм Мөслимдә дә спорт объектлары ачылды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фоторепортаж
Казанда «Искәндәр» футбол-регби манежы ачылды
Барлык яңалыклар