Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.09.2020, 11:43

Казанда коронавирус белән авыруның 13 яңа очрагы расланды

Тәүлек эчендә республикада 18 кеше сәламәтләнде.

Фото: Денис Гордийко


(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче сентябрь). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 белән авыруның 23 яңа очрагы теркәлгән, барысы да контактлы. 5 кеше хастаханәгә озатылган, 18-е өйдә дәвалана.

Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге бер кеше бар, 7 кеше - 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 4 кеше - 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 6 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше - 70-тән 80 яшькә кадәр.

13 кеше - Казанда, берәр кеше - Әлмәт, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Нурлат, Питрәч, Саба районнарында яши.

22-нче сентябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 7044 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 5923 кеше савыкты, шул исәптән 18 кеше узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә узган тәүлектә коронавирус белән авыруның 6215 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә пандемия чорында 1 млн 115 мең 810 кеше авырган, 917 мең 949 кеше сәламәтләнгән, 19 мең 649 кеше үлгән.

Барлык яңалыклар