19 кеше хастаханәгә озатылган, калганнары өйләрендә дәвалау ала.
Фото: Марат Мугинов
Авыручылар арасында бер балигъ булмаган бала бар, 18 яшьтән 30 яшькә кадәр 11 кеше, 38 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 19 кеше – 50 дән 60 яшькә кадәр, 11 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 5 кеше – 70 тән 80 яшькә кадәр.
61 авыру Казанда яши, 5 кеше – Яр Чаллыда, 4 кеше – Лаеш районында, 3 кеше – Биектау районында, икешәр кеше – Яшел Үзән, Питрәч һәм Ютазы районнарында, берәр кеше – Әлмәт, Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Саба һәм Тәтеш районнарында.
28 ноябрьгә Татарстанда 10 мең 168 COVID-19 авыруы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 8912 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 92 кеше – узган тәүлектә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә 27 мең 100 яңа авыру очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 2 млн 242 мең 633 кеше авырган, 1 млн 739 мең 470 кеше сәламәтләнгән, 39 мең 68 кеше үлгән.