Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.04.2021, 18:22

Илсур Метшин яшьләр белән очрашуда: «Бүген без нинди Казанны күрергә теләвегезне ишетергә телибез»

Мэр иҗади яшьләр белән арт-объектлар булдыру, этник музыканы популярлаштыру, граффити фестивален үткәрү һәм мәдәният өлкәсендә башка проектлар турында фикер алышты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель, Алинә Бережная). Бүген Халыкара мәдәният көнендә Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең иҗади яшьләре – урам музыкантлары, рәссамнар, скульпторлар, кинематографистлар һәм креатив һөнәрләрнең башка вәкилләре белән очрашты. Очрашу «сорау - җавап» форматында яңартылган Татарстан Милли китапханәсе бинасында узды. Шәһәр башлыгы яшь казанлыларның сорауларына җавап бирде, шулай ук алар белән перспективалы проектлар – яңа арт-объектлар, этник музыканы популярлаштыру һәм граффити фестивален уздыру турында фикер алышты. Очрашуның модераторы – Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов.

«Без бүген Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасында җыелдык – якты, уңайлы, иркен бина, хәер, бина гына яңа түгел, ә сезнең белән очрашу форматы да, – дип мөрәҗәгать итте җыелганнарга Илсур Метшин. – Без яшьләр шәһәре планкасын саклап калуны дәвам итәбез, студентлар күп – 166 мең, ә Казанда барлыгы 446 мең бала, мәктәп укучылары, яшүсмерләр, студентлар. Ничек кенә булмасын, яшьләр шәһәр белән хәрәкәт итә, яңа юнәлешләр тудыра. Бүген без сезнең нинди Казанны күрергә теләвегезне ишетергә телибез», - диде Илсур Метшин.

Әңгәмә граффити турында фикер алышудан һәм шәһәрдә урам рәссамнары иҗаты өчен шартлар тудырудан башланды. Бауман урамындагы «Мона Лиза» граффити авторы Азат Алеев билгеләп үткәнчә, Казанда граффити мәдәнияте күптән үскән, шәһәрдә күп кенә матур эшләрне очратырга мөмкин. Әмма әлеге иҗат төре белән шөгыльләнергә теләүчеләр күбәя һәм аларга да практика кирәк, үзләренең беренче уйларын тормышка ашыра алырлык урыннар күрәсе килә. Үрнәк сыйфатында ул Европаны китерде, анда күп шәһәрләрдә «дан стеналары» – граффитистлар өчен рәсми урыннар бар. «Бу граффити турындагы фикернең уңай формалашуы, моның вандаллык түгел, ә барыннан да элек заманча сәнгать булуын күрсәтергә мөмкин», – дип саный Азат Алеев. Ул шулай ук Казанда граффити фестивален үткәрергә тәкъдим итте.

Шәһәр башлыгы идеяне хуплады, граффити сәнгать кенә түгел, шәһәргә дә кызыклырак булырга ярдәм итә, дип ассызыклады. «Футбол буенча дөнья чемпионаты моңа дәлил булып тора, ул чакта футболчылар сурәте төшерелгән граффитины бөтен дөнья белде, без чемпионат узган башка шәһәрләр арасында танылырлык урында идек», – диде Илсур Метшин.

Шәһәрне бизәү темасын сынчы Зөлфия Мөхәммәдьярова дәвам итте, ул шәһәрдә арт-объектлар булдырырга, аерым алганда, метро янындагы территорияне бизәргә тәкъдим итте. «Кәҗә бистәсе» метро станциясе янындагы кәҗәләр скульптуралары аның фикеренчә органик күренер иде.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, шәһәрдә күп кенә яңа иҗтимагый киңлекләр бар, анда арт-объектлар урынлы булыр иде. «Бездә конкрет территорияләр бар, алар барысы да ачык кулланылышта, шәһәрне бизәүгә комплекслы якын килергә кирәк», – диде Илсур Метшин. Ул әлеге эшкә студентларны – башлап җибәрүче скульпторларны җәлеп итәргә һәм Казанның баш архитекторы һәм Башкарма комитетының профильле бүлекчәләре вәкилләре белән проектлар турында фикер алышырга тәкъдим итте.

Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең телен һәм мәдәниятен саклап калуның мөһим мәсьәләсен этномузыколог Мария Стуклова күтәрде. Иҗат юлының башында кыз Мордовиядән Казанга килә. Бүген Мария «Таба» этнопроектларында катнашучы Zakaria фолк-төркеме солисты булып тора. «Татарстанда 180дән артык милләт вәкиле яши – бездә бай мәдәният һәм без аны үстерергә тиеш», – диде ул. Кыз күптән төрле халыкларның мәдәниятен өйрәнү белән шөгыльләнүен, үз коллективы белән авылларга йөрүен, җирле халыкның музыкаль иҗаты белән танышуын сөйләде. Әмма җырларны яздыру мөмкинлеге юк. Кыз фольклор җырларын башкаручылар өчен тавыш яздыру студиясен төзергә тәкъдим итте. «Без алга таба хәрәкәт итәргә, төрле халыкларның мәдәниятен үстерергә телибез, моңа әзер һәм үз иҗатына игътибар таләп итүче талантлы балаларыбыз күп», – дип мөрәҗәгать итте Мария И.Метшинга.

Шәһәр башлыгы ремонтланган мәдәният йортларында тавыш яздыру студияләре барлыгын, аларның күбесендә профессиональ коллективлар эшләвен билгеләп үтте. «Бу эшне җайга салырга, башлап җибәрүчеләргә дә, профессиональ музыкантларга да үсеш бирергә кирәк, моның өчен бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар, әгәр сезнең өчен булмаса, без бу Мәдәният йортларын кем өчен ремонтладык, аларны соңгы техника белән тәэмин иттек?», – диде Илсур Метшин. «Халык иҗаты һәрвакыт яшәячәк, бу юнәлешләрне хупларга кирәк», – дип билгеләп үтте И.Метшин, моның Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында гына актуаль булмавын өстәде.

Вокалист Артур Исмаилов, үз чиратында, профессиональ артистлар санитар-эпидемиологик чикләүләр вакытында чыгыш ясый алырлык мәйданчыклар булдырылачакмы, дип кызыксынды. «Пандемия үз төзәтмәләрен кертте, моны бизнес, сәүдә, туризм өлкәсе вәкилләре генә түгел, ә музыкантлар да тоя, һәм без барыбыз да бүген хезмәттәшлекнең яңа формаларын эзләргә тиеш», – дип җавап бирде Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы искә төшергәнчә, шәһәрдә ачык һавада – Аккош күле, Березовая роща, Кабан күле яр буе – шулай ук яңа мәдәният йортлары эшли. «Формат, идеяләр тәкъдим итегез, ә мәйданчыкны табу проблема түгел. Артист өчен төп тыңлаучы, ә алар бездә 1 млн 300-гә якын кеше, ә урын сайларбыз», – диде Мэр.

Чыгышлар өчен мәйданчык булмау проблемасын урам музыкантлары һәм театрлары бергәлеге вәкиле Булат Рәхмәтуллин да күтәрде. Егет ут һәм акробатик тамаша артисты, аның фикеренчә, шәһәрдә мондый тамашалар үткәрү өчен урын аз. Аны урам музыканты Аскар Бикулов та хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, Бауман урамындагы чыгышлардан якындагы йортларда яшәүчеләр зарлана.

Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, тиешле урыннар куркынычсызлык техникасыннан чыгып сайланачак. «Шуны аңлау мөһим, без барыбыз да җәмгыятьтә яшибез һәм башка кешеләрнең фикерен хөрмәт итәргә кирәк, Бауманнан тыш, бездә торак йортлар булмаган башка туристик урыннар да бар. Бу мәсьәләне эшләргә һәм тиешле нормаларны язарга кирәк», – дип тәкъдим итте Илсур Метшин. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, хәзер Мәдәният идарәсе урам артистларының чыгыш регламентын эшли.

Ахырда шәһәр башлыгы ассызыклаганча, бүген әйтелгән барлык тәкъдимнәр җентекләп өйрәнеләчәк, һәм мондый очрашуларны даими уздыру планлаштырыла, чөнки алар шәһәр үсеше өчен кирәкле яңа чишелешләр эшләргә мөмкинлек бирә.

 

Фоторепортаж
Илсур Метшин Казанның иҗади яшьләре белән очрашты
Видеорепортаж
15.04.2021 18:12
Илсур Метшин Казанның иҗади яшьләре белән очрашты
Барлык яңалыклар