Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.04.2019, 12:01

Илсур Метшин Рауис Гәрәев урамындагы яңа мәктәп турында: «Мондый зур заманча мәктәпкә чаңгы базасы кирәк!»

Казанда Рауис Гәрәев урамында урнашкан һәм яңа уку елында ачарга планлаштырылган мәктәптә гомуми төзелеш эшләре тулысынча тәмамланган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче апрель, Ксения Швецова). Казанда «Соловьиная роща» торак комплексы янындагы Рауис Гәрәев урамында урнашкан һәм яңа уку елында ачарга планлаштырылган мәктәптә бүгенге көндә гомуми төзелеш эшләре тулысынча тәмамланган. Казан Мэры Илсур Метшин объекттагы күчмә киңәшмә вакытында мәктәптә укучылар өчен чаңгы базасын ачарга кушты. Ул төзелеш эшләренең барышын тикшерде һәм яңа мәктәпләр төзү проектларында чаңгы базаларын оештыру мөмкинлеген булдыру зарурилыгын искәртте.

Казанлылар өчен 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп – көтеп алынган бүләк. Инде бүген үк ата-аналар 1-8 сыйныфка балаларны кабул итү өчен 716 гариза тапшырган. «1-4 сыйныф укучыларының ата-аналары 620 гариза бирде. Башлангыч мәктәп инде тулы диярлек», - дип сөйләде Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.

Әле төзелеп кенә килә торган яңа «Соловьиная роща» торак комплексында күбесенчә кечкенә балалы яшь гаиләләр яши, шуңа күрә яңа уку йортларына ихтыяҗ бик зур. «Ак таш» төзелеш компаниясе тарафыннан Рауис Гәрәев урамында төзелгән мәктәптән соң - бүлеп бирелгән участокта тагын бер мәктәп төзү планлаштырыла, ике уку йортын бердәм спорт үзәге – спорт мәйданчыгы һәм футбол кыры берләштерәчәк.

«Төп эшләр башкарылган инде, хәзер отделка эшләре бара, - дип сөйләде «Ак таш» төзелеш компаниясе директоры урынбасары Дмитрий Клыков. - Без электромонтаж эшләре, вентиляция, кондиционерлау буенча этапны тәмамлыйбыз. 1-нче сентябрьгә һичшиксез өлгерәчәкбез».

Мәктәп типлаштырылган проект буенча федераль программа кысаларында төзелә. Анда шулай ук, бу елда Минск һәм «Светлая долина» торак комплексында ачылган мәктәпләрдәге кебек, 2 бассейн, 2 спорт залы, уку кабинетларын заманча җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла. Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры Рима Мөхәммәдшина Мэрга ашханә проектын тәкъдим итте.

Мәктәпнең булачак директоры Азит Җамалдинов мәктәптә цоколь катта чаңгы базасын ачарга мөмкин булуын, әмма моның өчен төзелеш проектына зур булмаган төзәтмәләр кертергә кирәклеген җиткерде. Әмма бердәм типлаштырылган проект буенча мәктәпләр төзегәндә үзгәрешләр дизайн, төсле бизәлеш буенча гына кертелә ала, дип билгеләп үтте подрядчы оешма вәкилләре.

Үз чиратында Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов масштаблы үзгәрешләр булырга мөмкин, әмма алар объектны тапшырганнан соң кертелә һәм янгын куркынычсызлыгы буенча килештерелә дип билгеләп үтте. «98-нче номерлы мәктәптә подрядчы чаңгы базасы ясады, хәзерге вакытта янгын сүндерүчеләр белән раслата», - дип мисал китерде А.Лобов.

«Мин төзүчеләрне аңлыйм, аларның экспертиза узган әзер проекты бар, шуннан читкә китәргә ярамый. Әмма бу моны бөтенләй эшли алмыйбыз дигән сүз түгел, - дип җавап бирде Казан Мэры. - 6 мең квадрат метр бинаның аскы катында кала, һәм монда бик күп балалар укырга тели. Бу мәсьәләне иртәрәк хәл итәргә кирәк иде. Йә хәзер, йә объектны тапшырганнан соң бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк».

Киләчәктә мәктәпләр төзегәндә чаңгы базаларын оештыру мәсьәләсен проектлау этабында ук күз алдында тотарга кирәк, дип ассызыклады И.Метшин. «Балалар сәламәт яшәү рәвеше алып барсын өчен, спорт шәһәре буласыбыз килә. Шул ук вакытта урман янында урнашкан 1224 урынга исәпләнгән зур мәктәптә балалар өчен чаңгы базасы каралмаган, - дип ассызыклады ул. – Бу XXI гасыр мәктәбе, әмма хәзер ачыкланганча, биредә дә чаңгы белән шөгыльләнү өчен шартлар булмау кебек җитешсезлекләр бар».

Яңа уку йортлары төзелеше – Казан өчен иң мөһим юнәлешләрнең берсе, дип билгеләде шәһәр башлыгы һәм Татарстан башкаласының туучылар саны буенча рекорд куюын искә төшерде. «Казандагы Бәби-бум безне шатландыруын дәвам итә. Бездә балаларның 21%-ы 16 яшькә кадәр, миллион халкы булган шәһәр өчен бу бик зур саннар. Аллага шөкер, балалар саны арта, әмма без социаль инфраструктураны да өлгертеп барырга тиеш». Быел Казанда 11 балалар бакчасы һәм 3 яңа мәктәп төзү планлаштырыла, дип өстәде И.Метшин.

Исегезгә төшерәбез, быел Казанда федераль һәм республика программалары кысаларында 2849 урынга исәпләнгән 3 мәктәп төзелә: «Весна» «торак комплексында Р.Гәрәев урамы буенча 1224 урынга, шулай ук К.Нәҗми урамы буенча 124 урынга «СОлНЦе» мәктәбенә янкорма төзелә. «Салават купере» торак комплексында 1224 урынга исәпләнгән тагын бер мәктәп төзү өчен җир участогы сайланган инде, Дәүләт экспертизасыннан проект документларының уңай бәяләмәсе бар.

Фоторепортаж
И.Метшин Р.Гәрәев урамындагы мәктәп төзелеше белән танышып кайтты
Видеорепортаж
25.04.2019 12:01
Барлык яңалыклар