Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.12.2020, 09:10

Илсур Метшин Казандагы чыршы шәһәрчекләренең эшен тикшерде

Интерактив программа белән бәйрәм мәйданчыклары шәһәрнең һәр районында оештырылган.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче декабрь, Ксения Швецова, Алина Бережная). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең төрле районнарында урнашкан дүрт яңа ел мәйданчыгында булды. Шәһәр башлыгы чыршы шәһәрчекләренең эшен контрольдә тотты һәм шәһәр халкы белән аралашты. Татарстан башкаласында яшәүчеләр өчен 65 чыршы шәһәрчеге оештырылды, алар кунакларны матур иллюминация, җыр һәм интерактив программа белән каршы ала.

Шәһәр башлыгы караган беренче мәйданчык Мәскәү районындагы «Нарат урманы» паркы булды, анда яңартылган яңа ел комплексы ачылды. Шәһәр халкы өчен бәйрәм Мәдәният сарае диварында матур гаилә Яңа ел тарихы турындагы мультфильмны трансляцияләүдән башланды. «Нарат урманы»нда чыршы шәһәрчегенең төп бизәге булып 20 метрлы ясалма чыршы тора. Парк кунаклары өчен уеннар һәм конкурслар белән кызыклы программа, шулай ук шугалак һәм тимераякларны прокатка бирү пункты оештырылды. Монда шәһәр халкы шулай ук кайнар эчемлекләр белән җылына, тәм-томнар белән тамак ялгап ала һәм махсус яңа ел фотозонасында матур фото ясый ала. Мэр паркның бәйрәм бизәлешен бәяләде, шәһәр халкы белән аралашты һәм якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Аннары Илсур Метшин Авиатөзелеш районына китте. Биредә үзәк чыршы "Крылья Советов" паркында урнашкан. 20 метрлы яшел сылу белән мәйданда бәйрәм атмосферасын ретромузык тудыра. Салкынга карамастан, халык рәхәтләнеп паркка яңа ел бизәкләре белән хозурланырга килә.

Шуннан соң Мэр Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Яңа ел мәйданчыгында булды, анда яшәүчеләр өчен Комсомольск мәйданында үз чыршы шәһәрчеген төзегәннәр. Быел чыршы шәһәрчегендә балалар Район халкына таныш бәйрәм бизәкләреннән тыш, быел чыршы шәһәрчегендә балалар өчен яңа аттракционнар барлыкка килде.өчен яңа аттракционнар барлыкка килгән. Әйтик, биредә ике шуып төшү урыны булган зур тау эшли башлаган, анда үз тюбингларың белән бушлай шуарга, йә аларны прокатка алырга мөмкин. Шәһәр башлыгы аттракционнарны карады һәм куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен тикшереп торуны йөкләде.

Шәһәр халкы өчен тау янында кайнар эчемлекләр белән фудтраклар урнашкан. Яңа ел бәйрәмнәре дәвамында биредә төрле театральләштерелгән тамашалар күрсәтеләчәк.

Иске Татар бистәсендәге чыршы шәһәрчеген карау соңгы нокта булды. Зәйни Солтан урамы скверында төрле төстәге шарлар белән бизәлгән 15 метрлы чыршы урнаштырылган. Чыршы тирәли алты йорт урнашкан, анда Яңа ел бәйрәмнәрендә җирле һөнәрчеләр күргәзмәләре узачак. Быел Иске Татар бистәсендә шәһәр кешеләре өчен бәйрәм фотозоналары – бүләкләр салынган агач арба, шулай ук кыз һәм эт белән фотозоналар урнаштырылган.

Чыршы шәһәрчекләре көн саен эшләячәк, күңелле тамашалар, концертлар, спектакльләр, уеннар һәм кышкы күңел ачулар казанлыларны Яңа ел каникуллары дәвамында көтә.

Әйтергә кирәк, Татарстан башкаласында 24-нче декабрьдә төп шәһәр чыршысы ачылды, ул быел яңадан «Казан» гаилә үзәге янында урнашкан. Ачылу хөрмәтенә мәйданчыкта шәһәр халкы өчен концерт программасы оештырдылар, кунаклар өчен шәһәр символикасы һәм иллюминация белән бизәлгән бәйрәм сәүдә рәтләре җәелде. Шәһәрдә иң биек 35 метрлы чыршы светодинамик һәм анимацияләнгән гөмбәз белән бизәлгән. Көн саен Касә янында урнашкан төп чыршы мәйданчыгында яңа ел перформанслары, театральләштерелгән тамашалар, кышкы уеннар, ярминкәләр һәм башкалар узачак.

Искәртеп узабыз, Яңа ел бәйрәме уңаеннан Казанда 65 чыршы шәһәрчеге әзерләнгән, бәйрәм мәйданчыклары шәһәрнең һәр районында оештырылган. Яңа ел ялларында яшәүчеләр өчен ачык һавада 130 чара үткәреләчәк

Барлык кирәкле мәгълүматны табарга һәм бәйрәм ялларына афиша белән KZN.RU порталында Яңа елга багышланган махсус бүлектә танышырга мөмкин. Афишадан тыш, биредә шулай ук шәһәр бәйрәм мәйданчыклары, яңа ел чыршылары һәм боз шәһәрчекләренең урнашкан урыны, чаңгы базалары һәм шугалаклар, прокат пунктлары һәм башкалар турында тулырак белергә мөмкин.

 

Фоторепортаж
Илсур Метшин Казандагы чыршы шәһәрчекләренең эшен тикшерде
Видеорепортаж
25.12.2020 07:57
Илсур Метшин Казандагы чыршы шәһәрчекләренең эшен тикшерде
Барлык яңалыклар