Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.09.2020, 12:18

Илсур Метшин: «Сайлаучылар Сезнең аша безнең Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирде»

Казан мэры Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты вазыйфасына керешүе белән котлады.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь, Ксения Швецова). Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына керешү тантанасы узды. Рөстәм Миңнеханов республиканың күп милләтле халкына тугрылык сакларга ант итте һәм рәсми рәвештә ТР Президенты вазыйфасына кереште. Бу вакыйга белән республика шәһәрләре һәм районнары башлыклары исеменнән Казан мэры Илсур Метшин котлады.

Тантананы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды, чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар катнашты.

«Безнең уртак эшебезнең чираттагы биш елы бер атна кебек узды: бай, хезмәтчән, иҗади, уңышлы,– диде Илсур Метшин. – Татарстан, йөзьеллык тарихының барлык чорларында кебек үк, бишьеллык планны үтәде һәм арттырып үтәде, һәм бу Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге хезмәт сөючән халкыбызның казанышы».

Республика һәм аның башкаласы дөньякүләм вакыйгаларны лаеклы дәрәҗәдә үткәрде, 2015 елда спортның су төрләре буенча чемпионат, 2017 елда Конфедерацияләр Кубогы, 2018 елда Футбол буенча дөнья чемпионаты, эшче һөнәрләр буенча WorldSkills дөнья чемпионаты һәм башка вакыйгалар кунакларын һәм катнашучыларын каршы алды. Татарстан дөньякүләм экспертлары һәм халыкара бергәлекләрдән югары бәя алды, дип билгеләде Мэр.

Бүген республикада Р.Миңнеханов инициативасы белән паркларны, скверларны, җәмәгать урыннарын яңарту, торак йортларны, ишегалларын ремонтлау һәм төзү, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, поликлиникалар, спорт объектлары, балалар лагерьлары, яшүсмерләр клублары һәм мәдәният йортлары төзү буенча Россия өчен моңарчы күрелмәгән программалар гамәлгә ашырыла, дип искәртте ТР башкаласы башлыгы. Шулай ук авария хәлендәге торактан күчерү һәм социаль ипотека буенча йортлар төзү программалары да зур әһәмияткә ия, цифрлаштыру татарстанлыларның тормышын идарә процессларын һәм дәүләт хезмәтләрен гадиләштерә.

«Татарстанда халык өчен ниләр эшләнүен санарр өчен кулдагы бармаклар кына җитми,– диде И.Метшин. – Элек күрелмәгән программалар безнең шәһәрләрне, авылларны, торак пунктларны үзгәртте. Һәр ишегалдына, йортка, балалар бакчасына, мәктәпкә килербез дә, бу объектның төзекләндереләчәк срогын әйтә алырбыз, дип хыяллана да алмадык. Ә күпчелек капиталь ремонт инде үткәрелгән, һәм бу яңарту гына түгел, ә республика тормышында яңа чор».

Татарстанда гамәлгә ашырыла торган программалар республиканы Россия Федерациясенең башка субъектлары арасында алдынгы урыннарга чыгара, дип өстәде шәһәр башлыгы. «Башка төбәкләрдән коллегалар – Камчаткадан Калининградка кадәр, Әстерханнан алып Мурманскига кадәр безгә ак көнләшү белән карыйлар, безгә укырга киләләр. Сезнең командадан чыгучыларга федераль дәрәҗәдә ихтыяҗ бар һәм безнең республиканы Россия Федерациясе Хөкүмәтендә лаеклы тәкъдим итәләр», – дип ассызыклады Казан мэры.

Шәһәрнең, бистәнең яисә авылның зурлыгына һәм ераклыгына карамастан, республикада уңайлы тормыш, эшләү, уку һәм ял итү өчен шартлар тудырыла, дип саный И.Метшин.

Быел короновирус инфекциясе аркасында бөтен дөнья яңа кынлыклар белән очрашты, әмма Татарстан һәм аның халкы барлык авырлыкларны да лаеклы үтте, диде И.Метшин. «Кыенлыкларга һәм кризиска карамастан, без бергә каршы тора алдык, сәнәгать предприятиеләренә, эшмәкәрләргә, табибларга һәм укытучыларга, авыр хәлдә калучыларга ярдәм иттек, – дип билгеләде ул. – Сайлаучыларыбыз, республика халкы барлык үзгәртеп коруларны күрә һәм алар белән горурлана. Узган якшәмбедә алар сайлау участокларына килделәр, сезгә һәм бөтен командабызга лаеклы бәя бирделәр».

Узган атнада узган сайлауларда республика халкының 83%-тан артыгы ТР Президентын сайлады, дип искәртте Мэр. «Сезнең аша сайлаучылар Татарстанның киләчәге өчен тавыш бирде, –дип өстәде И.Метшин. – Сезнең җитәкчелектәге бу 10 ел Татарстан өчен алтын булды. Без дөнья вакыйгаларын гына үткәреп калмадык, ә төптән кешеләрнең тормышын үзгәрттек. Башкалага субъект җитәкчесе ярдәм итә дип әйтә алган башка мэр юк».

Татарстан Президенты искәрткәнчә, республика үсешенең төп юнәлешләре якын арада ТР Дәүләт Советына юлламасында тәкъдим ителәчәк. «Алда безнең – зур, җентекле уртак эш. Якындагы биш елда республикабызның ничек үсүе, анда яшәүнең никадәр уңайлы булуы, бездән тора. Барыбызга да бу юлда уңышлар телим! Оптимизм, бәхет һәм иминлек телим! » – диде Рөстәм Миңнеханов. ТР башлыгының ант итүенең тулы тексты белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин. 

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар 11-13-нче сентябрьдә узды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, Казан буенча сайлау участокларына 62%-тан бераз артык кеше килде, Рөстәм Миңнехановка Казан сайлаучыларының 72,16%-ы тавыш бирде, республикада – 83%-тан артык.

Барлык яңалыклар