Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.08.2020, 10:42

Казанлылар пенсия күләме турындагы мәгълүматны өйдән чыкмыйча гына белә ала

Шәхси мәгълүмат кергән консультацияләрне хәзер Пенсия фондына бармыйча алырга мөмкин.


(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче август). Пенсия эшеннән шәхси мәгълүмат кергән консультацияне Пенсия фондына бармыйча гына алырга була. Пенсия күләме, стажның дәвамлылыгы, пенсияне китереп җиткерүгә кагылышлы белешмәләр һәм пенсия белән тәэмин итүгә кагылышлы башка шәхси мәгълүматны белү өчен, серсүзне әйтү дә җитә.

+7(843)279-27-27 телефоны аша шалтыратып, татарстанлылар үзләрен кызыксындырган мәгълүматны белә, шул исәптән шәхси мәгълүмат ала һәм килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итә алачак, дип хәбәр итә Пенсия фондының ТР буенча бүлеге матбугат хезмәте.

Серсүзне Пенсия фонды сайтында гражданның шәхси кабинетында («Кулланучы профиле» өстәмә бите) күрсәтергә мөмкин. Серсүз мөстәкыйль рәвештә сайлана. Шулай ук «Шәхесне идентификацияләү өчен серсүзне куллану турында» гаризаны Россия Пенсия фондының теләсә кайсы идарәсенең клиент хезмәтендә шәхсән тапшырырга мөмкин. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итү алдан язылу буенча гамәлгә ашырыла.

Барлык яңалыклар