Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.02.2021, 15:32

Марат Закиров Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясен җитәкләде

Яңа башлыкны шәһәр Мэры Илсур Метшин тәкъдим итте.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы февраль, Алинә Бережная). Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Марат Закиров булды. Элегрәк ул Парклар һәм скверлар дирекциясе белән җитәкчелек иткән иде. Бүген Казан Мэры Илсур Метшин администрация хезмәткәрләренә яңа җитәкчене тәкъдим итте.

Шәһәр башлыгы Марат Закировның башкарма комитет структурасында эшләгән елларында үзен җаваплы, максатчан җитәкче буларак күрсәтте, дип билгеләде. «Марат Фәрхатович безнең белән 2008 елдан бирле. Үз юлын Башкарма комитет Аппаратыннан башлаган иде. Аннары озак вакытлар Универсиада Башкарма дирекциясендә, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясендә булды. 2018 елның августыннан Парклар һәм скверлар дирекциясен җитәкли. Нәкъ менә шул чорда без парк һәм скверларны үстек, һәм пандемия аларның кирәкле булуын күрсәтте. Бу зур иҗади эш», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

«Теләсә кайсы җитәкченең эше аның командасына бәйле, – диде үз чиратында Марат Закиров. – Мин Вахитов һәм Идел буе районнары командасының бик көчле булуын беләм. Безнең барысы да килеп чыгачак, бурычларны бергә хәл итәчәкбез».

Исегезгә төшерәбез, элек Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы вазыйфасын биләгән Андрей Лобов Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсен җитәкләде. Казан Мэры ассызыклаганча, идарә алдында зур бурычлар тора. «Мондый зур проектларны тәҗрибәле җитәкче генә тарта алачак, аның мэрия командасында да да, республика һәм федераль хакимият органоннарыннан хезмәттәшләре арасында да абруе бар. Андрей Николаевич – һәрвакыт күләгәдә, газеталарның беренче полосаларында булмаган җитәкчеләрнең берсе, ләкин ул системалы рәвештә, кешеләргә мәхәббәт белән үз эшен башкара», – дип билгеләде Илсур Метшин.

Андрей Лобов администрация коллективына эше өчен рәхмәт белдерде. «10 ел бер көн кебек үтте. Эшләргә җиңел булды – Вахитов һәм Идел буе районнарына республика Президенты, шәһәр Мэры тарафыннан күбрәк игътибар бирелде. Барлык программалар да югары дәрәҗәдә хупланды. Барыгызга да эшегез, ярдәм итүегез өчен рәхмәт, мин һәрберегездән нәрсәгәдер өйрәндем, без тату эшләдек», – диде Андрей Лобов.

Белешмә

Закиров Марат Фәрхәт улы 1985 елда Казанда туган. 2008 елда «юрист» белгечлеге буенча Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый.

2008 елның августыннан 2010 елның июненә кадәр – Казан башкарма комитеты җитәкчесе эшчәнлеген тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече.

2010 елның июненнән 2011 елның декабренә кадәр – «Бәйрәм программалары дирекциясе» муниципаль унитар предприятиесе директоры урынбасары, Казан.

2011 елның декабреннән 2013 елның июненә кадәр - «Бәйрәм программалары дирекциясе» муниципаль унитар предприятиесе директоры, Казан.

2014 елның гыйнварыннан 2017 елның мартына кадәр – «Башкарма дирекция Казан 2013» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасының мәдәни программалар/ чаралар департаменты җитәкчесе.

2017 елның мартыннан 2018 елның августына кадәр – «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасының генераль директоры урынбасары, Казан.

2018 елның августыннан 2021 елның февраленә кадәр – «Казан шәһәренең парклар һәм скверлар дирекциясе» муниципаль бюджет учреждениесе директоры.

2021 елның февраленнән Казан Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы.

Өченче класслы муниципаль хезмәт референты.

«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән (2021 ел).

Өйләнгән, өч бала тәрбияли.

 

Фоторепортаж
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең яңа башлыгын тәкъдим итү
Видеорепортаж
26.02.2021 15:21
Казан Мэры Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясенең яңа башлыгын тәкъдим итте
Барлык яңалыклар