Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.05.2020, 14:36

Марат Зыятдинов, «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте: «Тикшерүләр торба үткәргечнең йомшак участокларын ачыкларга һәм аларны алыштырырга мөмкинлек бирә, елның салкын вакытында шартлау куркынычын булдырмый кала»

Казанда җылылык челтәрләрендә гидросынаулар дәвам итә.


(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы май, Алинә Бережная). Казанда җылылык челтәрләрендә гидросынаулар - җылылык-энергетика инфраструктурасын алдагы ягу сезонына әзерләүнең иң мөһим өлешләреннән берсе - тулы көченә бара. Бу процессның ничек баруын шәһәрнең Идел буе районындагы бер пар казаны мисалында күрсәттеләр.

Академик Парин урамы, 20 адресы буенча хезмәт күрсәтә торган пар казаны территориясендә 22 объект урнашкан, шуларның 13-е торак йорт, 2 балалар бакчасы, 7 административ-җитештерү бинасы. Пар казанына 3 чакрымга якын җылылык челтәрләре карый. «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте Идел буе энергорайоны башлыгы Марат Зыятдинов сүзләренә караганда, гидросынаулар - күп көч таләп итә торган, әмма кирәкле процесс. «Җылылык челтәрләре сынауларын без ел саен уздырабыз. Беренче карашка, ягу сезонына кадәр әле 3-4 ай бар, тик, мәкальдә әйтелгәнчә, чананы җәйдән әзерләргә кирәк. Сынаулар торба үткәргечнең йомшак участокларын ачыкларга һәм аларны алыштырырга мөмкинлек бирә, елның салкын вакытында шартлау куркынычын булдырмый кала», - дип сөйләде ул.

Сынаулар башланыр алдыннан идарәче компанияләр һәрвакыт яшәүчеләрне башкарыла торган эшләр чоры турында кисәтергә тиеш, дип билгеләп үтте М.Зыятдинов. Фатирларда батареялар шартламасын өчен, идарәче компания белгечләре йорт эчендәге торбаларда металл томалагычлар урнаштыра.

Гидросынаулар процессы үзе берничә этапта бара. Үзәк җылылык пунктында насосның электр двигателе эшләтеп җибәрелә, ул торбаларга басым ясый, шул ук вакытта йөкләнеш 16 килограммнан артмаска тиеш. Бу басым астында торба үткәргечнең йомшак участогында аерма барлыкка килә, аның булуын манометр күрсәтә. «Эшче басым бирелешен күзәтеп торырга тиеш: әгәр манометрдагы ук 10 минут эчендә төшә башлаган икән, димәк, каядыр су агып чыккан», - дип аңлатты М.Зыятдинов. Торба өзелү урынын билгеләргә махсус җылылык камералары ярдәм итә, аларда төрле участокларда келәле арматуралар чиратлашып ябыла. М.Зыятдинов сүзләренә караганда, җәйге сезонда гидросынаулар процессында 300-гә кадәр торба шартлый.

Торба үткәргечнең зыян күргән участогын кыска вакыт эчендә төзәтергә кирәк, төзексезлекне бетерү өчен уртача 2-3 көн бирелә. «Теләсә кайсы әйбернең үз яраклылык срогы бар, еллар узу белән торбалар күгәрә, туза һәм аларны алыштырырга кирәк», - дип сөйләде М.Зыятдинов.

Җәйге чорда котельныйларда сынаулар белән параллель рәвештә ремонт үткәрелә - казаннарның эшкә сәләтлелеген тикшерәләр, торбаларны буйыйлар яки кирәк булганда яңаларына алыштыралар.

Исегезгә төшерәбез, җылылык челтәрләрендә гидросынаулар май аенда башланды - челтәрләрнең аерым участокларында кайнар суны ике атнага сүндерү барышында барлык җылылык системасы ныклыкка тикшерелә. Быел сынаулар коронавирус пандемиясе аркасында соңрак башланды. Казан Мэры Илсур Метшин йөкләмәсе буенча, үзизоляция чорында фатирларда кайнар суны сүндерү тыелган иде. 

KZN.RU порталында кайнар су белән тәэмин итүне сүндерү графиклары урнаштырылган.  

Фоторепортаж
Казанда Академик Парин урамында җылылык челтәрләрендә сынаулар үткәрелә
Видеорепортаж
29.05.2020 13:37
Барлык яңалыклар