Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.11.2020, 11:04

Казан Мэры укучыларның берничә график буенча туклануын оештыруны контрольдә тотуны йөкләде

Казан мәктәпләрендә туклану берничә график буенча яки мәктәп укучыларын бер рәт аша күчереп утырту юлы белән башкарыла.

Фото: Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе матбугат хезмәте

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче ноябрь, Ксения Швецова). Бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Мэры Илсур Метшин мәктәп укучыларының туклануын берничә график буенча оештырылуын катгый контрольдә тотарга кушты. Ул искә төшергәнчә, яңа кагыйдәләр Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән һәм укучыларның иминлеген тәэмин итү өчен кирәк.

Бу уку елында укучыларның туклану графигындагы үзгәрешләр эпидемиологик хәл аркасында килеп чыкты, дип искәртте Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшина.

«Әгәр элек туклану тәнәфесләр вакытында утырту урыннары тулы килеш оештырылса, хәзер ул берничә график буенча яки, урын җитәрлек булса, тиешле дистанцияне үтәп, мәктәп укучыларын бер рәт аша күчереп утырту юлы белән башкарыла», – дип хәбәр итте ул.

Эпидимиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә аш-су әзерләү һәм бирү режимы үзгәрде. Моннан тыш, Казан мәктәпләрендә дезинфекция чаралары ярдәмендә көчәйтелгән савыт-саба юу режимы башкарыла, азык-төлек блогы хезмәткәрләре һәм дежурлар шәхси саклану чараларыннан эшли, дип хәбәр итте Р.Мөхәммәдшина.

«Бүгенге көнгә төп сорау – туклану графигы. Бу өлештә Роспотребнадзорның барлык күрсәтмәләрен үтәргә кирәк, – дип шәрехләде Илсур Метшин. – Төшке аш кагыйдәләр буенча оештырылсын өчен тәнәфесләр төрле вакытта булырга тиеш. Ата-аналардан, мәктәп директорларыннан һәм педагоглардан башка без бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз, шуңа күрә барлык затларның ярдәме кирәк. Моны игътибар белән күзәтеп торуны һәм тәнәфесләрне төрле вакытта оештырып, системаны җайга салуыгызны сорыйм».

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның сентябреннән Казанның мәктәп ашханәләрендә 143 мең укучы туклана, шуларның 69,5 меңе – башлангыч сыйныф укучылары.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 23.11.20
Видеорепортаж
23.11.2020 10:53
Казан мәктәп ашханәләре җиһазлар белән 30 миллион сумга яңартылган
Барлык яңалыклар