Бу төзелеш эшләре белән бәйле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). Казанның Туфан Миңнуллин урамында җәяүлеләр хәрәкәте өчен вакытлыча юлның бер участогы ябык. Бу төзелеш мәйданчыгы өчен киртәләр урнаштыру белән бәйле. Тиешле документ шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.
2022 елның 24-нче августына кадәр хәрәкәт Туфан Миңнуллин урамында, Петербург урамы буенча 55д номерлы һәм Калинин урамы буенча 1-нче номерлы биналар янында чикләнә.