Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2020, 17:35

Бу төнне Казан урамнарын кардан чистарту өчен 200-гә якын махсус техника җәлеп ителәчәк

Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юл буенда калдырмауларын сорый.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). 28-нче ноябрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 33 юл эшчесе һәм 199 берәмлек махсус техника, шул исәптән 75 катнаш юл машинасы, 54 трактор щеткасы, 33 үзбушаткыч, 18 фронталь төягеч һәм башка техника эшли.

Кар чыгару Әбҗәлилов, Бауман, Большая Красная, Бутлеров, Вишневский, Волков, Девятаев, Дубравная, Николай Ершов, Рихард Зорге, Гаяз Исхакый, Сул як Болак, Лобачевский, Карл Маркс, Нариманов, Николаев, Париж Коммунасы, Петербург, Сәет Галиев, Татарстан, Ташаяк, Фучик, Чернышевский, Шмидт, Яхин урамнары участокларыннан, шулай ук Меңьеллык мәйданыннан һәм башка урамнардан чыгару планлаштырыла.

Шулай ук кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, ком сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдер белән эшләр башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.

Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машина йөрү өлешендә калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Казанда чистарту мәсьәләләре буенча кайнар линия телефоннары эшли. Гаризаларны шулай ук «Ачык Казан» сервисында калдырырга мөмкин.

 

Барлык яңалыклар