Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.08.2018, 16:12

Казанда 7 ай эчендә салынган административ штрафлар суммасы 103 млн сум тәшкил итә

Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларга 30 млн сумга штраф салганнар.

(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче август). Агымдагы елның 7 ае эчендә Казанның Административ комиссияләре административ хокук бозулар турындагы 36 мең 265 карар чыгарган. Тәртип бозучыларга 103 млн 103 мең 700 сумга штраф салганнар.

Карарларның күпчелеге ТР Административ хокук бозулар турындагы кодексның 3.16 номерлы “Транспорт чараларын түләүле муниципаль парковкада (парковка урыннарында) калдырган өчен түләмәү” маддәсе буенча чыгарылган – 14 мең 614. Штрафларның суммасы 35 млн 175 мең сум.

“Авыл җирлекләре һәм шәһәр округлары территорияләрен төзкләндерү муниципаль кагыйдәләрен бозу” өчен (3.6 маддә) 3 мең 477 карар чыгарылган һәм 30 млн 24 мең 100 сумга штраф салынган.

4 мең 557 материал 3.2 номерлы “Урам сәүдәсен оештыру тәртипләрен бозу” маддәсе буенча төзелгән, штрафлар суммасы 9 млн 29 мең сум тәшкил итә. Тышкы мәгълүмат урнаштыру тәртипләрен бозган өчен (3.5 маддә) 2 млн 355 мең 500 сумлык 2 мең 781 карар чыгарылган.

2.6 номерлы “Җирле үзидарә органнарының муниципаль хокукый актларын үтәмәү” карары буенча 453 карар чыгарылган. Салынган штрафлар суммасы 3 млн 745 мең 800 сум тәшкил итә.

Барлык яңалыклар