Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.10.2019, 09:03

Казанның өч районында 30 октябрьдә ут булмаячак

Электр уты берничә сәгатькә туктатыла.


(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы октябрь). 30-нчы октябрьдә Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда ут булмаячак.

8.00-дән 17.00-гә кадәр Вахитов районындагы Ульянов-Ленин ур., 23, 47 йортларда ут булмаячак.

Идел буе районында электр уты Рихард Зорге ур., 39, 39а, 41, 43 адреслары буенча 8.00-дән 18.00-гә кадәр сүндереләчәк. Шулай ук электр утын өзү шәхси сектордагы йортларга да кагылачак: Алтан бистәсендә - Сабит урамында; Восточный бистәсендә – Акчулпан, Вязовая, Звонкая, Механиклар, Милосердие, Остазлар, Рассветная, Таулы урамнарында; Отар бистәсендә – 2-нче Отар, 3-нче Отар, Гагарин, Калинин, Центральная, Үзәк Отар урамнары буенча.

9.00-дан 18.00-гә кадәр Совет районының түбәндәге адреслар буенча яшәүче халкы утсыз калачак: Зур Урам, 7а, Мир ур., 41, 43, 45, Парк ур., 10, 12, 14.

8.00-дән 18.00-гә кадәр электр уты Вишневка бистәсенең Мизгел тыкрыгы һәм Тау буе урамнары буенча, шулай ук Вознесение бистәсенең 4-нче Нокса тыкрыгы, Батырлык, Дивизия, Динмөхәммәтов, Дубравная, Заречная, Зарничная, Луговая, Менделеев, Миләшле, Наклонная, Нокса авышлыгы йортларында, Обновление, Профсоюз, Снайпер, Таныш, Туманная, Туры, Цветочная, Яфраклы урамнарында сүндереләчәк.

Ут бетеп тору электр тапшыру линияләрен (ЛЭП), трансформатор кече станцияләренең электротехник җиһазларын планлы ремонтлау һәм Казан электр челтәрләренең тарату челтәрләренә техник хезмәт күрсәтү белән бәйле, дип хәбәр итә «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте.
Барлык яңалыклар