Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.11.2020, 17:30

Казанда Константиновка мәдәният йорты директоры вазифасын биләүгә конкурс старт ала

Гаризалар 30-нчы ноябрьгә кадәр кабул ителә.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 16-нчы ноябрь). Казанда Константиновка торак массивында мәдәният йорты директоры вазифасын биләүгә ачык конкурс игълан ителде. Конкурста катнашуга документларны кабул итү 17-нче ноябрьдән башлана.

Кандидатларга проектны (MS Power Point презентациясе) һәм мәдәният йортын үстерү концепциясе тезисларын (MS Word, Times New Roman шрифты, кегль - 14) тәкъдим итәргә кирәк булачак.

Конкурста катнашу өчен документлар 30-нчы ноябрьгә кадәр 14.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Профсоюз урамы, 25/15 адресы буенча урнашкан Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә, 215-нче номерлы кабинетта кабул ителәчәк. Тулырак мәгълүматны түбәндәге телефон буенча белергә була: +7(843)292-97-42.

Җиңүченең исеме декабрь ахырында билгеле булачак.

Исегезгә төшерәбез, Константиновка торак массивында мәдәният йорты 2018 елның кышында ачылды. Учреждениедә вокал, хореография, декоратив-гамәли сәнгать һәм башка иҗат төрләре буенча дәресләр уза, шулай ук бинада китапханә эшли.

Барлык яңалыклар