Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.09.2020, 15:39

Казанның Яңа Савин районы йортларында су басымы кимиячәк

Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкару белән бәйле.


(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче сентябрь). 9-10 сентябрь көннәрендә Казанның Яңа Савин районы йортларында су басымы кимиячәк, шулай ук су кыска вакытка бетеп торырга да мөмкин. Бу суүткәргеч челтәрләрендә эшләр башкару белән бәйле.

9-нчы сентябрь көнне 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге йортларда су басымы кимиячәк: Адоратский ур., 6-нчы номерлы йорттан 90-нчы номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортлар, 15-нче номерлы йорттан 65-нче номерлы йортка кадәрге так санлы йортлар, Фатыйх Әмирхан проспекты, 2-нче номерлы йорттан 52-нче номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортлар, 25-нче номерлы йорттан 109-нчы номерлы йортка кадәрге так санлы йортлар, Боренко урамы, 1, 2, 3, 3б, Гагарин ур., 35-нче номерлы йорттан 55-нче номерлы йортка кадәрге так санлы йортлар, Короленко ур., 28-нче номерлы йорттан 58-нче номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортлар, Мусин ур., 46-нчы номерлы йорттан 80-нче номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортлар, 59-нчы номерлы йорттан 71-нче номерлы йортка кадәрге так санлы йортлар, Ямашев пр., 34-нче номерлы йорттан 122-нче номерлы йортка кадәрге җөп санлы йортлар.

Шулай ук су басымы Гаврилов, Ярослав Гашек, Голубятников, Лаврентьев, Монтаж, Маршал Чуйков урамнарында урнашкан йортларда кимиячәк.

«Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе халыктан алдан ук су запасы җыеп куюларын сорый. Су белән тутырылган автоцистерналар +7(843)231-62-60 телефон номеры буенча килгән гаризалар буенча урнаштырылачак.

Барлык яңалыклар