Җавапны көтүнең уртача вакыты 11 секундтан артмый.
Фото: Марат Мугинов
COVID-19 буенча модернизацияләнгән кайнар линия республикада өченче көн эшли. Көн саен контакт-үзәк операторлары республика халкыннан 600-дән артык шалтырату эшкәртә. Җавапны көтүнең уртача вакыты 11 секундтан артмый.
Еш кына контакт-үзәккә татарстанлылар тестларның коронавируска әзерлеге турында сораулар белән мөрәҗәгать итә, мондый тестларны кайда тапшыра алуын, авырулар белән аралашканнан соң үзләрен ничек тотарга кирәклеген ачыклыйлар.
Татарстанлыларга телефон роботы Лилия дә консультация бирүен дәвам итә. Хәзер ул 60-тан артык сорауга оператив җавап бирә ала. Сораулар исемлеге киңәйтеләчәк, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгының матбугат хезмәте.