Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.11.2020, 16:47

Татарстанда COVID-19 буенча кыска кайнар линия номеры эшли башлады

Җавапны көтүнең уртача вакыты 11 секундтан артмый.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче ноябрь). Татарстанда COVID-19 буенча кайнар линиянең кыска номеры эшли башлады. Контакт-үзәк белән коронавирус йогышы буенча консультация алу өчен «122» номеры буенча элемтәгә керергә мөмкин. Шалтыратулар элеккечә: +7(800)222-59-00 номерына да кабул ителә. 

COVID-19 буенча модернизацияләнгән кайнар линия республикада өченче көн эшли. Көн саен контакт-үзәк операторлары республика халкыннан 600-дән артык шалтырату эшкәртә. Җавапны көтүнең уртача вакыты 11 секундтан артмый.

Еш кына контакт-үзәккә татарстанлылар тестларның коронавируска әзерлеге турында сораулар белән мөрәҗәгать итә, мондый тестларны кайда тапшыра алуын, авырулар белән аралашканнан соң үзләрен ничек тотарга кирәклеген ачыклыйлар.

Татарстанлыларга телефон роботы Лилия дә консультация бирүен дәвам итә. Хәзер ул 60-тан артык сорауга оператив җавап бирә ала. Сораулар исемлеге киңәйтеләчәк, дип хәбәр итә ТР саннар министрлыгының матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар