Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.09.2020, 10:54

Татарстанда коронавирус белән авыруның 21 яңа очрагы расланды

Узган тәүлектә COVID-19 белән 18 казанлы зарарланган.

Фото: Денис Гордийко

 

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче сентябрь). Татарстанда соңгы тәүлек эчендә СОVID-19 белән авыруның 21 яңа очрагы теркәлгән, шуларның бер очрагы читтән кайтучыларда, калганнары контактлы. Дүрт кеше хастаханәгә озатылган, 17 кеше өйдә дәвалана.

Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге ике кеше, 9 кеше – 30 яшьтән 50 яшькә кадәр, 5 кеше – 50 яшьтән 60 яшькә кадәр, 4 кеше – 60 яшьтән 70 яшькә кадәр, 1 кеше – 70 яшьтән 80 яшькә кадәр.

Авыручылардан 18 кеше Казанда, берәр кеше Зеленодольск, Кукмара һәм Спас районнарында яши.

23-нче сентябрьгә Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 7065 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 59 кеше савыккан, шул исәптән 36 кеше узган тәүлек эчендә, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Федераль оператив штаб мәгълүматлары буенча, Россиядә соңгы тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 6431 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә пандемия чорында 1 млн 122 мең 241 кеше авырган, 923 мең 699 кеше сәламәтләнгән, 19 мең 799 кеше үлгән.

 

Барлык яңалыклар