Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.04.2020, 13:40

Казанлыларның 1 апрельгә коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары 3 млрд 765 млн сум тәшкил иткән

Россия Хөкүмәте карары буенча кулланучыларга санкцияләр һәм штрафлар исәпләү 2021 елның 1-нче гыйнварына кадәр туктатылды.


(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы апрель, Ксения Швецова). Казанда 1-нче апрельгә торак-коммуналь хезмәтләр өчен кулланучылар бурычы 3 млрд 765 млн сум тәшкил иткән. Катлаулы хәлгә бәйле рәвештә, коронавирус пандемиясе аркасында Россия Хөкүмәте карары буенча кулланучыларга санкцияләр һәм штрафлар исәпләү 2021 елның 1-нче гыйнварына кадәр туктатылды. Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетында узган җылыту буенча штаб утырышында әлеге карарның үтәлешен идарәче компанияләргә контрольдә тотарга кушты.

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен кулланучылар бурычы агымдагы елның 1-нче гыйнварына 3 млрд 533 млн сумга җитте, дип искәртте Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Дмитрий Анисимов. 1-нче апрельгә бу сумма 3 млрд 765 млн сумга кадәр арткан. Шулардан казанлылар торак хезмәтләр өчен 1 млрд 1 млн сум, коммуналь хезмәтләр өчен 1 млрд 852 млн сум бурычлы. «Капиталь ремонт» графасы буенча шәһәр буенча бурыч суммасы 182 млн сум тәшкил иткән.

Ягу чоры тәмамлануга да карамастан, финанс яктан җылыту елы июнь башында гына тәмамлана һәм май аенда тәэмин итүчеләр үз счетларын апрель аена куячак, дип ассызыклады ТКХ комитеты рәисе. Шул рәвешле, кулланучылар май ахырына кадәр җылыту өчен счетлар түлиячәк һәм инде июньдә идарәче компанияләр җылыту чоры өчен түләүне төгәлләргә тиеш була.

Түләүләр җыелу статистикасы, Дмитрий Анисимов билгеләп үткәнчә, 2020 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча тотрыклы дәрәҗәдә кала һәм сизелерлек кимемәгән (әйтик, гыйнвар аенда - 92,7%, февраль өчен - 98,3%, март аенда - 27-нче апрельгә кадәр - җыю әлегә 73% тәшкил итә). «Апрель ае җыелу күләме буенча алда бар, бу чорда халыкның төп массасы үзизоляциядә иде, - дип өстәде нотыкчы. - Апрель өчен хисаплар халыкка май аенда түләү өчен биреләчәк».

Хәзерге шартларда Россия Хөкүмәте карары белән гражданнарны идарәче оешмалардан бурычны түләтү буенча нигезләмәләр кертелде, дип искәртте Д.Анисимов. Аерым алганда, 2021 елның 1-нче гыйнварына кадәр санкцияләр һәм штрафлар исәпләү туктатылган, шулай ук бурычлыларга йогынты ясауның иң нәтиҗәле ысуллары булган кулланучының бурычы булганда коммуналь хезмәтләрне чикләү һәм сүндерү чаралары тыела.

Кулланучыларның түләү дисциплинасы ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар хезмәтләре күрсәтү идарәче компанияләре тарафыннан үз вакытында түләүгә турыдан-туры йогынты ясый, дип ассызыклады спикер.

«Халыкның коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары ТКХ өлкәсендә эшләүчеләрнең эшен шактый катлауландыра. Бу акчалар йортларга хезмәт күрсәтү, ишегалларын җыештыручыларның хезмәт хакы һәм башкалар өчен тотыла, - диде Казан Мэры. - Әмма хәзер дөньяда барган шартлар бу күрсәткечләрдә чагылыш тапмый кала алмый. Барлык хезмәтләрегезне дә халык белән килешеп кенә эшләвегезне сорыйм. Шулай ук үзизоляция чорында җитештерелә торган исәпләүләрне игътибар белән күзәтергә кирәк. Түләүләрне кичектергән өчен идарәче компанияләр файдасына бернинди түләүләрнең дә булмавын контрольдә тотарга кирәк».
Фоторепортаж
2019/2020 елгы ягулык сезоны нәтиҗәләре һәм киләсе җылылык бирү сезонына әзерлек буенча бурычлар турында штаб утырышы
Видеорепортаж
29.04.2020 13:22
Барлык яңалыклар