Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.05.2019, 13:20

Казанда «Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионаты хәвеф-хәтәрсез узды

Чемпионат узган көннәрдә җәмәгать тәртибен хокук саклау органнарының 6542 хезмәткәре тәэмин иткән.

(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче май, Алинә Бережная). Казанда «Яшь профессионаллар» VII Илкүләм чемпионаты узган көннәрдә җәмәгать тәртибен хокук саклау органнарының 6542 хезмәткәре тәэмин итте. Ярышлар барышында һәлакәтләр теркәлмәгән, дип хәбәр итте бүген Татарстан Республикасы Министрлар кабинетында узган брифингта Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры, WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин.

Аның сүзләренә караганда, 20-нче майдан 24-нче майга кадәр Казанда узган чемпионат WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына җәлеп ителәчәк барлык сервисларны сынап карарга мөмкинлек биргән. Аерым алганда, туклану сервислары, катнашучыларны каршы алу һәм урнаштыру, транспорт белән тәэмин итү һәм башкалар башкарылган.

Чемпионатта катнашучылар өчен 7 килү пункты оештырылган: Казан халыкара аэропорты, «Казан-1», «Казан-2» тимер юл вокзаллары, «Үзәк», «Көньяк», «Төньяк» һәм «Көнчыгыш» автовокзаллары.

Кунакханәләргә һәм башка урнашу урыннарына 1348 кеше килгән, «WorldSkills» авылында 1399 кеше яшәгән.

Транспорт белән тәэмин ителешкә шәһәр һәм туристлык тибындагы 100 автобус һәм 15 микроавтобус җәлеп ителгән.

«Гомумән илкүләм чемпионатка 60 меңгә якын кеше килде, бу WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатына төп мәйданчыкларны сынап карарга мөмкинлек бирде», - диде Э.Гобәйдуллин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы җыелма командасы WorldSkills Russia 2019 финалының медаль зачетында беренче урынны алды. Профессионализм өчен 55 алтын, 47 көмеш, 39 бронза медаль һәм 25 медальон алган команда-җиңүче 447,5 балл җыйган. Финал җиңүчеләре һәм призерлары WorldSkills Russia илкүләм җыелма командасының киңәйтелгән составына тәкъдим ителәчәк һәм 2021 елда Шанхайда узачак дөнья чемпионатында һәм 2022 елда Санкт-Петербургта узачак EuroSkills Европа чемпионатында Россия флагы данын яклау мөмкинлеге алачак.

 

Барлык яңалыклар