Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.09.2020, 13:01

Татарстанда СОVID-19 белән авыруның 23 яңа очрагы теркәлгән

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы сентябрь). Татарстанда COVID-19 белән авыруның 23 яңа очрагы теркәлгән, шуларның 4-есе читтән кайтучыларда, 19-ы - контактлы. 5 кеше хастаханәгә озатылган, 18-е өйдә дәвалана.

Авыручылар арасында 18 яшьтән 30 яшькә кадәрге 2 кеше бар, 8 кеше - 30-дан 50 яшькә кадәр, 9 кеше - 50-дән 60 яшькә кадәр, 4 кеше - 60 яшьтән 70 яшькә кадәр.

7 кеше - Казанда, 2-шәр кеше - Яр Чаллыда, Буа, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарында, берәр кеше - Аксубай, Балтач, Югары Ослан, Биектау, Лаеш, Яңа Чишмә, Питрәч һәм Чистай районнарында яши.

Татарстанда бүген СОVID-19 белән авыруның 7135 очрагы теркәлгән. Пандемиянең бөтен чорында 6020 кеше сәламәтләнде, шул исәптән 15 кеше - соңгы тәүлек эчендә.

Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә бер тәүлек эчендә авыруның 7523 яңа очрагы теркәлгән. Барлыгы илдә 1 млн 143 мең 571 авыру очрагы расланды, 940 мең 150 кеше сәламәтләнде, 20 мең 225 кеше үлде.

Барлык яңалыклар