Казанның иҗтимагый киңлекләрендә Яңа ел программасы дәвам итәчәк.
Фото: Денис Гордийко
15.00 сәгатьтә «Калейдоскоп» паркында «Кыш бабай һәм Кар кызы» бәйрәм программасы узачак. Әкияти тылсымчы һәм аның ярдәмчеләре шәһәр халкын 2021 ел белән котлаячак, программада катнашучылар өчен уеннар һәм конкурслар әзерләнгән.
Казанлыларга бәйрәм кәефен «Оперение» театр студиясе бүләк итәчәк - артистлар спектакльне ачык һавада күрсәтәчәк. 16.00 сәгатьтә тамаша «Казан» Гаилә үзәге янында һәм Дәрвишләр бистәсендә Мир урамындагы паркта узачак.
19.00 сәгатьтә «Крылья Советов» паркында Яңа ел ретрокарнавалы узачак - ул иң яхшы традицияләрдә совет чорындагы Яңа ел атмосферасын тудырачак. Казанлыларны яраткан фильмнарыннан биюләр, музыка һәм тематик фотозона көтә.
Исегезгә төшерәбез, Яңа елга Казанда 65 чыршы шәһәрчеге әзерләнгән, бәйрәм мәйданчыклары шәһәрнең һәр районында оештырылган. Казанлылар өчен Яңа ел көннәрендә ачык һавада 130 чара уздырылачак.
KZN.RU порталында Яңа елга багышланган махсус бүлектә барлык кирәкле мәгълүматны табарга һәм бәйрәм ялларына афиша белән танышырга мөмкин. Афишадан тыш, биредә шулай ук шәһәр бәйрәм мәйданчыклары, яңа ел чыршылары һәм боз шәһәрчекләре, чаңгы базалары һәм шугалаклар, прокат пунктлары һәм башкалар турында тулырак белергә була.