Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.12.2020, 15:45

Ясалма интеллектлы чыршыны Касә янындагы бәйрәм мәйданчыгы ачылышында тәкъдим итәчәкләр

«Казан» гаилә үзәге янында концерт программасы оештырылачак, сәүдә рәтләре эшләячәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче декабрь). 24-нче декабрьдә «Казан» гаилә үзәге янында шәһәрнең төп чыршысы ачылачак. Мәйданчыкта концерт программасы оештырылачак, шәһәр символикасы һәм иллюминация белән бизәлгән бәйрәм сәүдә рәтләре эшләячәк. Шәһәрдәге иң биек 35 метрлы чыршы яктылык, динамика һәм анимация элементлары кулланылган гөмбәз белән бизәләчәк.

Шәһәрнең төп бәйрәм мәйданчыгын ачу концепциясе узып бара торган елда актуаль булган IT-технологияләргә багышланган. Кыш бабай бәйрәм кунакларын ясалма интеллектка ия булган I-чыршы белән таныштырачак. Алып баручылар һәм Кыш Бабай белән бергә яшел гүзәлкәй шәһәрдә яшәүчеләр белән «аралашачак», аларны Яңа ел белән котлаячак, шулай ук Татарстан мәдәнияте һәм традицияләре турында сөйләячәк.

Якты тамашадан тыш, ачылу тантанасында популяр Казан артистларының чыгышлары да көтелә. Кичәнең хедлайнеры - җырчы Анастасия Макарова. Шулай ук «Шарм» шоу-театры, «Гранде» триосы, Just Brass музыкаль төркеме һәм башкалар чыгыш ясаячак. Бәйрәм 16.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсендә.

KZN.RU порталында Яңа елны бәйрәм итүгә багышланган бүлек ачылды. Татарстан башкаласында яшәүчеләргә һәм кунакларга уңайлы булсын өчен анда Яңа ел каникулларында вакытны ничек күңелле уздыру һәм бәйрәмнәр чорында шәһәрдә нинди чаралар уздырылуы турында бөтен файдалы мәгълүмат тупланды.

«Казанда Яңа ел - 2021» бүлегендә шәһәрдә бәйрәм мәйданчыклары, Яңа ел чыршыларының кайда сатылуы һәм боз шәһәрчекләре, чаңгы базалары һәм шугалаклар, прокат пунктлары турында белергә була. Биредә шулай ук шәһәрдә, шул исәптән Казан паркларында һәм скверларында узачак мәдәни чаралар афишасы белән, Яңа ел бәйрәмнәрендә транспортның эш режимы белән танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар