Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
06.05.2019, 11:02

9 майда Казанда җир өсте транспорты 23.30 сәгатькә кадәр, ә метрополитен төн уртасына кадәр эшләячәк

Бүгенге көннән бәйрәм чаралары репетициясе белән бәйле рәвештә транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май, Ксения Швецова). 9-нчы майда Казанда шәһәр җәмәгать транспорты җир өсте транспортының эш режимын 23.30 сәгатькә, метрополитенның төн уртасына кадәр озынайтып, эш көне графигы буенча эшләячәк. Ә салют тәмамланганнан соң, Татарстан башкаласы халкы һәм кунакларына уңайлы булсын өчен, шәһәрнең барлык районнарына барачак махсус автобуслар куелачак, ә муниципаль парковкалар барлык бәйрәм көннәре дәвамында – 9-12 май көннәрендә бушлай эшләячәк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков хәбәр итте.

Бүгенге көннән башлап Казанда аерым урамнарда бәйрәм чаралары репетицияләре үткәрү белән бәйле транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелә.

Бүген 17.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр, 8-нче майда 17.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр, шулай ук 7-нче майда 17.00 сәгатьтән 23.00 сәгатькә кадәр 9 автобус маршрутының хәрәкәт итү схемасы үзгәрә: №№6, 15, 29, 35, 35а, 37, 47, 74 һәм 75 Уң як Болак, Чернышевский, Мәскәү, Ташаяк, Сәид-Галиев, Киров дамбасы урамнары буенча. 2-нче троллейбус маршруты бу сәгатьләрдә тукталып тора.

9-нчы май көнне Горький исемендәге Үзәк парктан «Үлемсез полк» үткән вакытта Карл Маркс урамы буенча хәрәкәт итә торган дүрт автобус маршрутының схемасы үзгәрә: №№22, 28, 28а һәм 89. 13.00 сәгатькә кадәр әлеге автобусларның схемалары үзгәрми, 13.00 сәгатьтән башлап маршрутларның хәрәкәт схемасыннан Карл Маркс, Толстой, Большая Красная, Батурин урамнары төшереп калдырыла. Автобуслар Вишневский, Островский, Уң як Болак, Чернышевский, Мәскәү һәм Киров урамнары буенча хәрәкәт итәчәк. «Үлемсез полк» үткән вакытта 13.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр 3, 5, 7 һәм 8-нче номерлы троллейбус маршрутлары хәрәкәте туктатылачак. «Үлемсез полк» йөреше тәмамлангач, Меңьеллык мәйданыннан катнашучылар «Кремль» станциясеннән метрополитен, шулай ук «ЦУМ» һәм «Спорт сарае» тукталышларыннан 10 автобус маршруты белән файдалана алачак.

Бәйрәм салюты тәмамланганнан соң Ямашев проспекты буенча «Казан Арена» футбол стадионы» тукталышыннан шәһәрнең барлык районнары юнәлешендә хәрәкәт итәчәк махсус автобуслар җибәреләчәк. Шулай ук 50нче трамвай маршруты һәм 1-нче троллейбус маршруты эше көчәйтеләчәк.

Быел 7-нче майга туры килгән ата-аналар көнендә һәм 9-нчы майда Хәтер көнендә шәһәрнең барлык зиратларына махсус автобус маршрутлары оештырылачак.

«Гадәттәгечә, Җиңү Көненә шәһәрнең транспорт предприятиеләре күчмә составны әзерләү буенча эш алып барды. Барлыгы 385 җир өсте җәмәгать транспорты ремонтланды, кузов һәм лак буяу эшләре башкарылды, бамперлар һәм пыяла алмаштырылды, - дип сөйләде А.Габделхаков. - Автобуслар, трамвайлар һәм троллейбуслар бәйрәм аншлаглары белән өстәмә бизәлгән, ә автоинформаторлар аша бәйрәм белән котлаулар яңгырый».

9-12-нче май көннәрендә урам-юл челтәре буенда урнашкан муниципаль парковкалар бушлай эшләячәк, дип өстәде Транспорт комитеты рәисе.

Казан Мэры Илсур Метшин бәйрәм көннәрендә җәмәгать транспорты эше турында мәгълүматны шәһәр халкына һәм кунакларына җиткерергә кушты. «Салюттан соң шәһәр халкын илтү мәсьәләсен мөмкин кадәр нәтиҗәле, сыйфатлы һәм тиз хәл итәргә кирәк. Бу юлы да безнең транспорт предприятиеләре сынатмас дип ышанам», - диде ул.

Бәйрәм чараларында барлык теләүчеләр дә катнаша алачак, чөнки мәдәни программа барлык районнарны, паркларны һәм скверларны үз эченә ала, дип өстәде Мэр.

Исегезгә төшерәбез, Җиңү Көнендә Казанда 120-дән артык бәйрәм чарасы узачак. Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын спектакльләр, концертлар, күргәзмәләр, бәйрәм парады һәм «Казан Арена»да матур салют көтә. KZN.RU порталында Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган бүлек эшләп килә, анда үткәреләчәк чаралар планы, җәмәгать транспорты эше, хәрәкәт ябылу һәм башкалар турында мәгълүмат урнаштырылган.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 06.05.2019
Видеорепортаж
06.05.2019 08:59
Казанда Җиңү Көнен бәйрәм итүгә әзерлек бара
Барлык яңалыклар