Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.04.2021, 16:02

Казан экспертлары балага ничек көчләү корбаны булмаска икәнлеге турында сөйләячәк

ТР Мәгариф үсеше институты һәм «Ышаныч» психолог-педагогик ярдәм үзәге белгечләренең киңәшләрен онлайн тыңларга мөмкин булачак.

Фото:  Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). 14-нче апрель көнне ТР Мәгариф үсеше институты һәм «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге экспертлары турыдан-туры эфирда балаларга карата көч куллану темасына фикер алышачак. Белгечләрнең киңәшләрен онлайн режимда тыңларга мөмкин булачак.

Очрашу модераторы ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе рәисе урынбасары Алсу Әсәдуллина, ТР Мәгариф үсеше институтының тәрбия, өстәмә белем бирү һәм асоциаль тәртип профилактикасы лабораториясенең фәнни хезмәткәре Эльвира Башлай булачак. Эксперт сыйфатында «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәгенең «Сердәш» психологик-педагогик ярдәм бүлеге җитәкчесе Наталья Сабирова чыгыш ясаячак.

Балага көчләү корбаны булмау турында турыдан-туры эфир YouTube та узачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. Башлана 13.00 сәгатьтә. Трансляция вакытында кайнар линия телефоны эшләячәк: 
Барлык яңалыклар