Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
11.06.2019, 11:00

И.Метшин балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү турында: «Эшләр күп булачак, әмма иң катлаулыларын тәмамладык»

Быел Казанда 16 балалар бакчасында капиталь төзекләндерү уздыру планлаштырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 11 июнь, Алена Мирошниченко). Казанда Совет районының 235-нче номерлы балалар бакчасын капиталь ремонтлау дәвам итә. Бүгенге көндә 1965 елда төзелгән ике катлы кирпеч бинада агымдагы елның апрель аенда башланган эшләр 30%-ка төгәлләнгән. Объектны август ахырына тапшыру планлаштырыла. Капиталь ремонтның арадаш нәтиҗәләре белән Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин танышты.

Балалар бакчасы мөдире Марина Колесникова сүзләренә караганда, төзелгән вакыттан бирле 54 ел дәвамында бинада агымдагы ремонт гына үткәрелгән, шуңа күрә биредә балалар бакчасы бинасын торгызуга комплекслы якын килү таләп ителә. «Без балалар бакчасын капиталь төзекләндерү программасына кертүләренә бик рәхмәтлебез, ата-аналар да канәгать, балалар бакчасы ачылуын зур түземсезлек белән көтәләр», - дип сөйләде мөдир.

«Бүген без планлаштырылган эшләрнең якынча 30%-ын башкардык. 90%-ка түбәне ремонтладык, идән ясыйсы калды. Болар атна дәвамында башкарылачак – хәзер без материал көтәбез», – дип сөйләде «КультСтрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте субподрядчы оешмасы җитәкчесе Эрик Минзарипов. Генподрядчы - «РСС инжиниринг» ҖЧҖ.

Хәзерге вакытта бинада янгын сигнализациясен, җылыту системасын, вентиляция һәм электр белән тәэмин итү системаларын алмаштыралар. Ике атна эчендә тәрәзәләр тулысынча алмаштырылачак, эшчеләр отделка эшләренә керешәчәкләр. Моннан тыш, объектта асфальт салу, балалар бакчасы бинасы янындагы территорияне төзекләндерү, коймаларны ремонтлау, күләгә урыннарын һәм кече архитектура формаларын урнаштыру планлаштырыла. «Объектта көн саен 15-тән 20-гә кадәр кеше эшли. Ремонтны 20-нче августка төгәлләргә планлаштырабыз», - дип хәбәр итте Э.Минзарипов.

Мөдир билгеләп үткәнчә, подрядчылар һәм мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре тандемда эшлиләр. «Хәзерге вакытта фасад проекты буенча фикер алышына. Барысы да балалар бакчасының матур, якты, заманча белем бирү таләпләренә җавап бирерлек булуы белән кызыксыналар», - дип билгеләп үтте М.Колесникова.

235-нче балалар бакчасы 115 балага исәпләнгән, әмма биредә алты төркем составында 161 бала белем ала. Бүгенге көндә барлык балалар да микрорайондагы якын-тирә балалар бакчаларына бүленгән.

«Балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү – бик мөһим программа. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка аны үткәрү турында карар кабул итүе, финанславы өчен рәхмәт, чөнки бер генә шәһәр дә, бер генә муниципалитет та аны үзе башкарып чыкмас иде», - дип ассызыклады И.Метшин. Ул искәрткәнчә, быел Казанда 16 балалар бакчасында капиталь төзекләндерү уздыру планлаштырылган. «Без тиз арада төзекләндерү таләп ителгән биналарны ремонтладык инде. Капиталь ремонт таләп итә торган 200 балалар бакчасының тагын 150-се бар. Хәтта экваторны да узмадык, шуңа күрә эшләр күп булачак, әмма иң катлаулыларын инде тәмамладык», – дип билгеләде Мэр.

Шәһәр башлыгы, башкарылган эшләрне карап чыкканнан соң, капиталь ремонт тәмамланган вакытта бәяләргә вәгъдә бирде.

Чарада шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Дмитрий Анисимов, Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов, Совет районы администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Казан Мэры 235-нче балалар бакчасы капремонты барышы белән танышты
Видеорепортаж
11.06.2019 11:00
Барлык яңалыклар