Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
07.05.2018, 14:39

И.Метшин: “Сергей Ашихмин батырлыгы онытылмаячак”

Террорчылыкка каршы операция вакытында һәлак булган Россия Герое хөрмәтенә экспозиция 130-нчы мәктәптә ачылды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче май, Екатерина Виславская). Бүген Мәскәү районының 130-нчы урта мәктәбендә Россия Герое майор Сергей Ашихмин истәлегенә экспозиция ачылды. Казан Мэры Илсур Метшин 2012 елда махсус операция барышында һәлак булган көрәшче гаиләсенә рәхмәт сүзләре ирештерде.

Сергей Ашихмин, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Махсус операцияләр идарәсендә хезмәт иткәндә, Казанга террорчылыкка каршы “Эдельвейс”операциясендә катнашу өчен җибәрелә. Корбан бәйрәме көнне Казанда террорчылар террор акты планлаштырган, ә хокук саклау органнары 24 октябрьдә аларны Химиклар урамындагы фатирда тоткарлый. Штурмлау вакытында Сергей Ашихмин бер җинаятьче кулында шартлаткыч күреп, аңа ташлана һәм аны үзе белән каплый. Шартлау нәтиҗәсендә алар икесе дә шунда ук үлә, тагын берничә хокук саклау органнары хезмәткәре яралана. Тере калган бер террорчы ут ача, ләкин шунда ук зарарсызландырыла. Үз тормышы бәрабәренә Сергей Ашихмин хезмәттәшләрен коткара һәм терактны булдырмый кала. Шушы йортта яшәүчеләр 130-нчы мәктәпкә эвакуацияләнә. Һәлак булган көрәшче “Батырлык өчен”, Суворов медальләре белән бүләкләнә, ә 2012 елның 14 декабрендә, РФ Президенты карары белән аңа үлгәннән соң Россия Федерациясе Герое исеме бирелә.

Тантананы ачып, Казан Мэры Сергей Ашихмин гаиләсенә улларының батырлыгы өчен рәхмәтен белдерде һәм шәһәрлеләр исеменнән аның батырлыгы онытылмаячагын вәгъдә итте. “2012 елда ул үз тормышын корбан итеп, безгә тыныч тормыш бүләк итте. Әгәр Сергей Ашихмин хезмәттәшләре белән әлеге терактны туктатып калмаган булсалар, нинди нәтиҗәләр буласын күз алдына да китерергә авыр”, - диде ул.

РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Динар Хәмитов хәбәр иткәнчә, ведомство мәктәпне үз карамагына ала һәм ул укучыларны Россия Герое исеменә лаеклы булырга чакырды.

Чарага С.Ашихмин гаиләсе һәм хезмәттәшләре килде. Сергейның тол хатыны – Елена Ашихмина, балалары Анна һәм Матвей экспозиция өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Кунаклар Россия Герое хөрмәтенә мәктәп каршында куелган истәлек тактасына чәчәкләр салдылар һәм эчкә үттеләр. Экспозиция 2009 елдан эшләп килүче Ватанны саклаучылар музеенда ачылды. Стендларда һәм телеэкраннарда Геройның тормыш һәм хезмәт юллары турында сөйләнә. Витриналарда грамоталары, медальләре һәм башка бүләкләре копияләре.

Музейда Сергей Ашихминның әтисе отставкадагы подполковник Анатолий Ашихмин шәһәр җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Илсур Метшин вәгъдә иткәнчә, мемориаль такта һәм экспозиция белән генә эш чикләнмәячәк. “Бүген миңа сөйләргә бик авыр булды. Геройның исемен мәңгеләштерү турында уйлаганда, мәктәп булса, яхшырак булыр, дип уйладык. Балалар үсә, әлеге батырлык аларны тәрбияләчәк. Ачык ишекләр көнендә музейга башка мәктәпләрне дә чакырачакбыз, - диде ул. – Геройның хөрмәтле әти-әнисе, гаиләсе, балалары, сезнең улыгызның, безнең геройның исемен мәңгеләштерүдә, хөрмәтләүдә бу беренче адым гына. Аның исеме мәңге яшәсен өчен барысын да эшләячәкбез!”.

Чарада Казан муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Людмила Андреева, Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов, Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы Сергей Миронов һ.б. катнашты.

Фоторепортаж
130-нчы мәктәптә Россия Герое Сергей Ашихмин истәлегенә экспозиция ачылды
Видеорепортаж
07.05.2018 14:07
Барлык яңалыклар