Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
17.12.2018, 10:15

"Ачык Казан" системасы IT-проектларның "Цифровые вершины" милли премиясе финалисты булды

Татарстан башкаласы проекты "Лучшее решение для умного города" номинациясендә финалга чыкты.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь, Ксения Швецова). "Ачык Казан" проекты "Цифровые вершины" IT-проектлар премиясе финалисты булды - ул 2016 елдан бизнес һәм дәүләт идарәсе өчен илнең иң яхшы IT-карарлары өчен тапшырыла торган беренче милли бүләк. Бу хакта бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе җитәкчесе Рифат Ханнанов сөйләде.

"Цифровые вершины" IT-проектларның милли премиясен тапшыру 11 декабрьдә Мәскәүнең Цифрлы эшлекле киңлегендә узды, дип хәбәр итте Р.Ханнанов. Проект "Безнең Санкт-Петербург" порталы, Мәскәү халкы инициативаларының шәһәр порталы, Төмән өлкәсенең региональ навигация-мәгълүмат системасы кебек проектлар белән беррәттән "Лучшее решение для умного города" номинациясендә финалга чыкты.

"Ачык Казан" системасының нәтиҗәлелеге гаризалар санының 99% кадәр артуын раслый. Шул ук вакытта мөрәҗәгатьләргә җавап бирү срогы 3,5 тапкырга кимеде. Әйтик, 2011 елда мөрәҗәгать итү вакытыннан алып аның фактик үтәлеше вакытына кадәр гаризага җавап бирү вакыты якынча 60 сәгать тәшкил итсә, бүген ул бер тәүлектән артмый. Авария хәлендәге заявкаларга җавапны ярты сәгатьтә алып була. "Шәһәр Мэриясенең интернет-кабул итү бүлмәләрендә ТКХ мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр саны өчтән бер өлешкә кимеде, ә срогы чыккан гаризалар саны 4 тапкырга кимеде", – диде Рифат Ханнанов һәм халык тарафыннан контроль исәбенә башкарылган эшләрнең сыйфаты шактый яхшырды, дип өстәде.

Исегезгә төшерәбез, "Ачык Казан" 2011 елдан башлап, халыкның мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм эшкәртү белән беррәттән, казанлыларга индивидуаль исәпкә алу приборлары күрсәткечләрен бирергә, торак-коммуналь хезмәтләрне өзү турында оператив мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә. Моннан тыш, системада күп фатирлы йортларның техник паспортларының бердәм саклагычы булдырылган, торак йортның техник торышын планлы тикшерү уздыру регламенты, шулай ук йортларның торышын бәяләүнең бердәм методикасы эшләнгән.

"Ачык Казан" шәһәр халкына торак-коммуналь өлкәдә генә түгел, ә җәмәгать транспорты, торак фондының торышы, төзекләндерү мәсьәләләрен дә оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә, дип билгеләде үз чиратында шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм проектның нәтиҗәлелеген федераль дәрәҗәдә тану Татарстан башкаласының дөрес юнәлештә баруын әйтте. "Шәһәрлеләрдән төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләр күп булды. Шуңа күрә без аның ачык булуын һәм шәһәр халкының мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләре буенча эшне тәртипкә салырга һәм системалаштырырга мөмкинлек бирсен өчен мондый системаны ничек эшләргә кирәклеге турында уйладык, – дип искә төшерде И.Метшин. - ТКХ - ул мең вак-төяк, миллионлаган мөрәҗәгать һәм алар барысы да адресатка барып җитмәде - еш кына "футбол" башланды. Хәзер бу инде кичәге көн, һәм биредә яшәүчеләрнең онытылган гаризалары юк".

Казан шәһәрлеләр мөрәҗәгатенә оператив рәвештә җавап бирү өчен электрон мәйданчык кертелгән миллионлы шәһәрләрнең беренчеләреннән берсе булды. Хәзер система шәһәрнең 4800 артык торак йортына хезмәт күрсәтергә ярдәм итә. Татарстан башкаласыннан соң ул Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Иннополис, Кама Аланы, Зәй, Түбән Новгород кебек шәһәрләрдә, шулай ук Коми Республикасында һәм Чечен Республикасында кертелде.

"Система искиткеч эшли, ә әлегә бу эшнең сыйфатын күтәрү турында уйларга кирәк", - дип нәтиҗә ясады Мэр.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 17.12.2018
Видеорепортаж
17.12.2018 10:10
Барлык яңалыклар