Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.06.2021, 14:18

«Авиатөзелеш» станциясеннән Казан метросын яктырту системасын яңарту башланды

Җир асты станцияләренең барысы да яңа светодиод лампалар белән җиһазландырылачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). «Авиатөзелеш» метро станциясендә яктырту системасын модернизацияләделәр – 80 яңа светодиод яктырткыч ике вестибюльдә һәм платформада 30 барлыкка килде. Шундый ук үзгәрешләр шәһәр метрополитенының барлык станцияләрендә дә булачак.

«Метроэлектротранс» МУП энергия хуҗалыгы хезмәте җитәкчесе Федор Куянов сүзләренчә, элегрәк станциядә люминесцентлы яктырткычлар урнаштырылган булган, әмма пассажирлар үтенече буенча аларны заманчаракка алыштырырга карар кылынган. «Светодиод яктырткычлар зур яктылык агымы вакытында электр энергиясен экономиялиләр. «Авиатөзелеш» станциясенең яктырту системасын модернизацияләү турындагы карар предприятие җитәкчелеге тарафыннан июньдә кабул ителде һәм бер атна эчендә гамәлгә ашырылды», – диде ул. Яңартудан соң станциядә 40%-ка яктырак булды.

Бүгенге көндә Казан метрополитенының барлык станцияләре платформаларында светодиод яктырткычлар урнаштырылган, эшләр быелның беренче кварталында тәмамланган. Хәзер алар вестибюльләрдә урнаштырыла. Бүген «Метроэлектротранс» МУП энергия хуҗалыгы хезмәте «Яшьлек» метро станциясендә эшләргә кереште, киләсе яңарту «Төньяк вокзал» станциясендә көтелә. Платформаларда һәм вестибюльләрдә яктырту системасын модернизацияләү әлегә дүрт станциядә төгәлләнгән: «Авиатөзелеш», «Әмәт», «Кәҗә бистәсе» һәм «Тукай мәйданы».

 

Барлык яңалыклар