Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
24.09.2021, 17:49

Атнаның топ-5 яңалыгы: сайлауларның нәтиҗәләре, метрода «туган телләр поезды» һәм «Салават күперендә» масштаблы яшелләндерү

Шәһәр тормышындагы төп вакыйгалар турында тулырак KZN.RU порталы материалында укыгыз.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче сентябрь). Казанда эш атнасы берничә зур вакыйга белән истә калды – Татарстан башкаласында РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларына йомгак ясадылар, Kazan Digital Week халыкара форумы һәм традицион «Аксенов-фест» форумы старт алды. Моннан тыш, метрода гадәти булмаган «туган телләр поезды», ә «Салават күпере» микрорайонында – территорияне төзекләндерү проекты кысаларында озак көтелгән агачлар барлыкка килде. Бу һәм башка вакыйгалар турында тулырак KZN.RU порталы материалында  укыгыз.

    

Шомырт, тирәк һәм алмагач – «Салават күпере» паркында тагын нәрсә утыртачаклар?

«Салават күпере» торак комплексы территориясендәге паркта яшел аллеяны Наил Йосыпов һәм Әлфия Авзалова урамнары киселешендә Казан Мэры Илсур Метшин җирле мәктәп укучылары белән бергә башлап утыртты. Монда барлыгы 400 агач: шомырт, тирәк, өрәңге, алмагач, каен һәм башкаларны утырту планлаштырыла. Паркның гомуми мәйданы 6,5 гектар тәшкил итә. Булачак паркның нинди булачагы һәм нинди эшләрнең тәмамлануы турында материалда укыгыз.

Андрей Макаревич һәм Гүзәл Яхина «Аксенов-фест»ны ачтылар

Казанга Андрей Макаревич, Гүзәл Яхина һәм башка танылган кешеләр килде. Алар барысы да 24-нче сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк «Аксенов-фест»та катнашты. Кайбер чараларга әле өлгерергә мөмкин, мәсәлән, 25-нче сентябрьдә Максим Амелин, Анастасия Строкина, Анастасия Шумилова, Денис Осокин балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр укыячак һәм фикер алышачак. Чаралар программасын сылтамага басып карап була.

Бөтендөнья автомобильсез йөрү көнендә Казан Мэры метрога күчеп утырды

Ел ахырына кадәр Казан метрополитенында «туган телләр поезды» йөриячәк. Вагоннарның бизәлешендә вәкилләре Казанда һәм Татарстанда яшәүче 20-ләп халыкның теле чагылдырылган. Бөтендөнья автомобильсез йөрү көнендә анда беренчеләрдән булып Илсур Метшин йөрде.

«Акыллы шәһәрләр»нең үсеше Kazan Digital Week 2021 дә каралды

«Казан Экспо»да Kazan Digital Week 2021 халыкара айтишниклар форумы ачылды. «Акыллы шәһәрләр «эволюциясе» темасына түгәрәк өстәл төп чара булды, анда И.Метшин да катнашты. 17 шәһәр, шул исәптән Истанбул, Харбин, Киото, Кишинев һәм Шэньчжэнь мэрлары цифрлы технологияләр ярдәмендә тормышыбызны яхшырту турында фикер алыштылар. Бу өлкәдә Казан нәрсә белән уңыш тота, форум турындагы материалда укыгыз.

Сайлаулар – 2021

РФ Дәүләт Думасына, ТР Дәүләт Советына һәм Казан шәһәр Думасына узган сайлауларга йомгак ясалды. Татарстан Үзәк сайлау комитетында тавыш бирү нәтиҗәләрен генә түгел, ә аны уздыру процессын да бәяләделәр – күзәтүчеләр эше, ковидка каршы чараларны үтәү, цифрлы форматка күчү перспективасы.

Барлык яңалыклар