Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.04.2021, 10:36

Казанда яшәүчеләр метрополитенның икенче линиясенең яңа станцияләре атамаларын сайлаячак

Халык конкурсын уздыру турында эшлекле дүшәмбедә Илсур Метшин белдерде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче апрель, Алинә Бережная). Казан халкын метрополитенның икенче линиясенең яңа станцияләре атамаларын сайлауда катнашырга чакырдылар. Конкурсны шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин белдерде. Аларның атамаларын билгеләгәннән соң, станцияләрне бизәү концепциясен эшләү башланачак.

ТР башкаласы башлыгы шәһәр халкын хәзерге вакытта «Академик Сахаров урамы», «ТАССРның 100 еллыгы», «10-нчы микрорайон» һәм «Юлиус Фучик урамы» исемле метро станцияләре атамалары турында үз фикерләрен белдерергә чакырды. «Бездә хәзер станцияләрнең эш атамалары бар, әйдәгез бөтен шәһәр белән карар кабул итик – барлык ресурсларда да бу халык конкурсын игълан итик һәм халыкның станцияне ничек атарга теләүләрен белик», – дип тәкъдим итте Илсур Метшин. Ул ассызыклаганча, атамаларны сайлаганнан соң дизайнерлар станцияләрне бизәү концепциясен төзи алачак. «Казу эшләре инде яхшы темплар белән бара, бу һәм башка станцияләр дистә еллар хезмәт итәчәк. Атамаларның һәм бизәлешнең гармонияле булуы мөһим», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.

Гыйнвар ахырында Казанда метрополитенның икенче линиясе станцияләре интерьерларының иң яхшы концепциясенә конкурс башланды. Барлыгы сигез гариза бирелгән, шуларның 4-се – Мәскәү оешмалары һәм шәхси затлар, дүртесе – Казаннан. Әмма Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина хәбәр иткәнчә, барлык концепцияләр дә эшләп бетерүне таләп итә, шуңа күрә җиңүче билгеләнмәгән. Жюри игътибарын «Метрогипротранс» АҖ идеясе җәлеп итте. Алар станцияне бизәүгә балаларны җәлеп итәргә тәкъдим итте. «Сәнгать мәктәпләрендә укыган балаларга рәсемнәр ясарга тәкъдим ителә, алар соңрак җыеп алыначак, эшкәртеләчәк һәм станция комплексларының сәнгати бизәлеше келәменә кертеләчәк», – дип хәбәр итте Илсөяр Төхвәтуллина. 

Илсур Метшин идеяне хуплады. «Мондый станция иң җылы хисләр уятыр иде, шуңа күрә бу инициативаны хупларга кирәк, әмма барлык дүрт станцияне дә бертөрле бизәү сәер булыр иде», – дип йомгаклады Илсур Метшин.

Исегезгә төшерәбез, «Юлиус Фучик урамы» станциясе шул ук исемдәге урам һәм Зорге урамы кисешкән урында урнашачак. «10-нчы микрорайон» станциясе Юлиус Фучик урамы белән Академик Завойский урамы чатында булачак. «ТАССРның 100 еллыгы» станциясе шулай ук Юлиус Фучик урамында, Ломжа һәм Нокса авышлыгы урамнары киселешендә урнашачак. «Академик Сахаров» станциясе «Мега» сәүдә үзәге каршында, Альберт Камалиев проспекты ягыннан Җиңү проспекты белән кисешкән урында булачак.

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 12.04.2021
Видеорепортаж
12.04.2021 10:57
Казанда яшәүчеләр метрополитенның икенче линиясенең яңа станцияләре исемнәрен сайлаячак
Барлык яңалыклар