Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.08.2020, 16:57

Моабит дәфтәрләре, үрдәкле муенса һәм «Путиловец» тракторы - ТР Милли музее Татарстанның бай тарихы турында сөйләячәк


(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче август, Алинә Бережная). 30-ка августка ТР Милли музеенда ТАССР оешуының 100 еллыгына багышланган «Татарстан тарихы: борынгы заманнардан безнең көннәргә кадәр» масштаблы стационар экспозициясе ачылачак. Экспозиция музейның ике катында урнашачак, ул 12 меңнән артык экспонаттан торачак. Иң сирәк очрый торган предметлар республика оешуының төрле чорлары турында сөйлиячәкләр. Масштаблы экспозиция ун елдан артык эшләр дип планлаштырыла. Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова KZN.RU порталы укучыларына күргәзмәгә килүчеләрнең нинди экспонатлар белән танышачакларын сөйләде.

«Һәр авылда, район һәм төбәк үзәгендә туган якны өйрәнү музее булырга тиеш»

ТАССР оешуының 100 еллыгы – республика өчен әһәмиятле вакыйга, һәм Милли музей юбилей көненә зур экспозиция әзерли. Гөлчәчәк Рәхимҗановна, аңа күпме экспонат керәчәк? Күргәзмәгә килүчеләр ниндидер яңалык күрәчәкме?

Г.Н.: Күргәзмәдә 12 меңнән артык экспонат тәкъдим ителәчәк, аларның күбесе бер тапкыр да куелмаган. Без Казан кунакларына һәм халкына Татарстан тарихы барышын борынгы заманнардан алып безнең көннәргә кадәр гомумроссия тарихы белән тыгыз элемтәдә күрсәтергә телибез. 2004 һәм 2006 елларда әзерләнгән экспозицияләрдә инде кайбер вакыйгалар чагылды. Ләкин яңа күргәзмәдә алар өлешчә яңартылдылар, урта гасырларга – Идел Болгарына, Алтын Урдага, Казан ханлыгына багышланган экспозиция яңадан булдырылды. Шулай ук килүчеләр XVI-XVII гасырларга, Казан губернасына (XIX-ХХ гасыр башларына) багышланган өр-яңа бүлекләрне дә күрәчәк. Иң зур зал ТАССРны оештыру темасына багышлана. Без хәрби тематиканы да читләтеп уза алмадык. Мартта безнең филиал, Кремльдә урнашкан Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы экспозициясе күрсәтелүгә карамастан, әлеге теманы төп экспозициядә тәкъдим иттек - безнең ил тарихының бу битен онытырга ярамый. Әйе, безнең республика территориясендә хәрби хәрәкәтләр булмады, әмма безнең халык Җиңүгә зур өлеш кертте. Өстәвенә, Казанга Җиңүнең 75 еллыгында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Шулай ук без күп еллар эчендә беренче тапкыр ТАССР тарихын 1940-1990 елларда күрсәтәбез – килүчеләргә совет хезмәт ияләренең көндәлек тормышы, хрущевкалар интерьеры, көнкүреш предметлары, безнең совет предприятиеләре продукциясе тәкъдим ителә. Экспозицияне республика брендларына багышланган бүлек тәмамлый, анда Татарстанның авыл хуҗалыгы, сәнәгать, фән, мәдәният, спорт өлкәсендәге уңышлары күрсәтелә. Без экспозициянең әлеге өлеше даими рәвештә тулыланыр дип планлаштырабыз һәм предприятиеләребездән продукцияне, республика халкыннан – республика казанышларын тагын да киңрәк күрсәтү өчен бирелгән күренекле бүләкләрне көтәбез.

Экспозиция зур вакытлы чорны үз эченә ала - борынгы еллардан алып бүгенге Татарстанга кадәр. Төп басым нәрсәгә ясалачак?

Г.Н.: Экспозиция музейның ике катында да урнашачак. Минем фикерем – һәр авылда, һәр район үзәгендә, шулай ук төбәк үзәгендә туган якны өйрәнү музее булырга тиеш, ул җирлекнең тарихы турында борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр сөйли. Аннан да әһәмиятлерәк чор юк. Һәрберсенең үз уникальлеге, үзенчәлеге бар. Ләкин тарихчылар шулай да Татарстан АССР оешуының 1917-1920 елларын аерып күрсәтәләр. Бу безнең төбәкнең социаль-икътисадый казанышлар һәм мәдәни үсеш өчен яңа мөмкинлекләр алган күпмилләтле халкы өчен мөһим вакыйга булды.

«Моабит дәфтәрләре Татарстанның башка күренекле шагыйрьләренең һәм язучыларының кулъязмалары белән бер рәттә булырга тиеш»

Гөлчәчәк Рәхимҗановна, иң кыйммәтле экспонат турында сөйләгез әле?

  Г.Н.:  Музейга килүчеләр кыйммәтле металл һәм ташлардан ясалган эшләнмәләр белән кызыксына, алар сирәк экспонатлар рәтендә торалар. Яңа экспозициядә хәзер безнең 4 махсус келәт (кладовой) бар. Әйтик, без «Хәзинә» дип атаган шуларның берсендә Идел Болгарының һәм Казан ханлыгының зәркән бизәнү әйберләрен, шул исәптән Мокрокурналин хәзинәсеннән VIII гасырның үрдәкле муенсасын күрергә була. Урта гасыр ювелирларының югары осталыгы әле дә үзенең нәфислеге белән таң калдыра.

Әгәр республика өчен тарихи кыйммәткә ия экспонатлар турында сөйләсәк, бу, һичшиксез, безнең күренекле шагыйрьләребез, язучыларыбыз, галимнәребезнең кулъязмалары. Алар арасында – Фатыйх Кәримнең фронт дәфтәрләре, Сибгат Хәким һәм Габдрахман Әпсәләмов язмалары куелган уникаль блокнотлар, шулай ук Муса Җәлилнең дөньякүләм танылган Моабит дәфтәрләре – алар хәзер даими экспозициянең бер өлеше булачак.

Шулай ук килүчеләр Марсель Сәлимҗановның алтын битлеген күрәчәк, без аны чагыштырмача күптән түгел генә режиссерның тол хатыныннан алдык. Бу безнең өчен бик кыйммәтле экспонат, чөнки ул республиканың театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары турында сөйли.

Ни өчен Моабит дәфтәрләрен даими экспозициягә кертергә булдыгыз?

Г.Н.: Аларны даими рәвештә чыгарыр алдыннан консервацион эшләр башкарачакбыз, моны 20-30 елга бер тапкыр эшләргә кирәк – Муса Җәлил төрмәдә кул астында булган сыйфатсыз кәгазьгә язган, шуңа күрә язмаларны саклап калу өчен аларны вакыт-вакыт реставрацияләргә кирәк. Моннан тыш, кыйммәтле хәзинәнең кәгазе таушалмасын өчен, махсус климат витринасы кирәк.

Ләкин без әлеге дәфтәрләрне күргәзмәдә вакытлыча булса гына да күрсәтергә тиешбез, чөнки Татарстан халкы бөек шагыйрь белән горурланырга тиеш. Бу ТАССР оештырылганнан соң татар әдәбиятының феноменаль үсеш мисалы. Моабит дәфтәрләре Татарстанның башка күренекле шагыйрьләре һәм язучылары язмалары белән бер рәттә булырга тиеш. Бу – Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан һәм башка авторлардан башлап совет чоры шагыйрьләренә һәм язучыларына кадәр ХХ гасырда әдәбиятның ничек үсүен күрсәтү өчен мөһим.

Күргәзмә өчен экспонатлар ничек җыелды?

Г.Н.: Музей фонды бездә бик зур – 940 мең берәмлек исәпләнә. Коллекция нигезенә музейны ачкан вакытта 1895 елда мәшһүр коллекционер Андрей Лихачевның 40 мең предметы кергән, аның өчен коллекция җыю бөтен тормыш рәвешенә әверелгән. 125 ел дәвамында музей хезмәткәрләре, галимнәр, гади халыкның актив эше ярдәмендә музей Россиянең иң зур төбәк фондына әйләнгән.

Ел саен без бүләк көннәрен оештырабыз, кешеләр үз әйберләрен тапшыра ала, әмма барысын да кабул итмибез, чөнки гади кеше өчен бик мөһим булган әйбер һәрвакытта да тарихи кыйммәткә ия түгел. Бездә эксперт-сатып алу комиссиясе эшли, ул теге яки бу предметның музейда сакланырга лаеклы булу-булмавын хәл итә.

Күп кенә экспонатлар археологик экспедицияләр вакытында табылган. Мәсәлән, Тәтеш районында 40 мең ел исәпләнә торган югары палеолит дәверенең эш кораллары табылган. Бүгенге көндә бу – җирле тарихка караган экспозициядә иң борынгы предметлар.

Ә менә «Фордзон-Путиловец» тракторы экспонаты 1960-нчы елларда музейга килгән, ул вакытта беренче бишьеллыкларга һәм күмәкләшүгә багышланган яңа экспозиция әзерләнгән була. Музейда фотосурәтләрдән һәм документлардан башка берни дә булмый, һәм В.М.Дьяконов җитәкчелегендәге музей җитәкчелеге, тарихны предметлар белән сурәтләргә ярдәм итүләрен сорап, барлык районнарга хатлар тараткан. Столбищеда чүп-чар арасында әлеге хуҗасыз трактор табыла. Аны безнең музейга тапшыралар!

«Килүчеләр музейдан рухланып, Татарстанның тарихына, җирле халык осталыгына соклану хисләре белән чыга»

Күргәзмәдә интерактив технологияләр тәкъдим ителәчәкме?

Г.Н.: Бүген интерактивсыз бер генә күргәзмә дә була алмый. Экспозициядә электрон терминаллар килүчеләргә экспонатлар, республика тарихы турында өстәмә мәгълүматлар алырга, мультфильмнар, кинохроника һ.б. карарга ярдәм итәчәк.

Күргәзмәдә экспонатлар тәкъдим ителәчәк, алар фонында фото ясарга гына түгел, ә аларга кагылырга да мөмкин, моның өчен без берничә интерьер комплексы төзедек. Мәсәлән, килүчеләр шул вакыттагы көнкүреш техникасы һәм җиһазлары булган импровизацияләнгән совет фатирында була алачак.

Шулай ук кечкенә һәм өлкән кунаклар өчен чүлмәк, күн әйберләре һәм башка остаханәләр эшләячәк, истәлеккә үз кулларың белән ниндидер әйбер ясарга мөмкин.

Сез ничек уйлыйсыз, килүчеләрдә әлеге уникаль күргәзмә нинди хисләр уятыр икән?

Г.Н.: Музейга килүчеләрнең рухланып, еш кына Татарстанның тарихына, җирле халык осталыгына сокланып чыгуларын күрәбез. Идел Болгарының урта гасырларның иң эре дәүләтләреннән берсе булуын белгәч, ничек инде ватанпәрврлек хисләре уянмасын ди? Рус шагыйре Гавриил Державин Казан губернасында туган. Яки, мәсәлән, Казан университеты Россия империясендә өченче университет булган...

Бу – кешеләр турындагы күргәзмә, чөнки тарихны нәкъ менә алар төзегән һәм әле дә әлеге эшне дәвам итәләр!

Барлык яңалыклар