Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.09.2020, 12:26

Тагын 50 казанлы үзмәшгуль үз бизнесы үсешенә 100 мең сумга кадәр грант акчасы алачак

Грант ярдәменең өченче этабы кысаларында 5 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Казанда үзмәшгульләргә ярдәм итүнең өченче этабы башлана. Тагын 50 казанлы үзмәшгуль  100 мең сумга кадәр грант алачак. Моның өчен шәһәр бюджетыннан 5 миллион сум акча бүленгән. Элегрәк ике этапны уздыру турында игълан ителгән иде, алар кысаларында 79 казанлы 7,7 миллион сумлык грант алды. Мөрәҗәгатьләрнең күп булуы сәбәпле, Казан мэры Илсур Метшин өченче этапны уздыру турында карар кабул итте.

Казан Россиядә  үзмәшгульләргә финанс ярдәме күрсәтелә башлаган беренче муниципалитет булып тора. Бүгенгә Татарстан башкаласында 26 мең үзмәшгуль теркәлгән. Ел башыннан аларның саны 9 мең кешегә арткан.

«Үз-үзен эш белән тәэмин итүчеләр – актив һәм булдыклы кешеләр. Аларга ярдәм итү буенча без узган ел эшли башладык, һәм бүген алар шәһәр икътисадының мөстәкыйль секторына әверелде, анда егерме алты меңнән артык казанлы эшли. Без алга таба да аларга системалы рәвештә ярдәм итәчәкбез»,– диде Казан мэры Илсур Метшин.

Беренче ике этапта җиңүчеләр грант акчаларын җиһазлар һәм техника сатып алуга, укытуга, программа чаралары булдыруга, продукция җитештерү һәм бизнесны үстерү өчен кирәкле комплектлаучыларны һәм чималны сатып алуга юнәлдерделәр. Бу аларга товарларның сыйфатын яхшыртырга, җитештерелә торган продукция күләмен арттырырга, ассортиментны киңәйтергә мөмкинлек бирде.

Дәгъвачылар 2020 елның 1-нче маена яшәү урыны буларак Казанда теркәлергә, 3 айдан да ким булмаган үзмәшгульлек статусы,  5 мең сумнан да ким булмаган күләмдә түләнгән Профессиональ керемгә салымга ия булырга, моннан тыш, катнашучы шәхси эшмәкәр, банкрот булмаска һәм салым бурычына ия булмаска тиеш.

Шимбә көнне, 19-нчы сентябрьдә, Горки-Әмәт урманында бөтен республикадан җыелган үзмәшгульләрнең II фестивале старт ала.

Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә паркта ярминкә эшләячәк, анда үз-үзләрен эш белән тәэмин итүчеләр продукцияләрен тәкъдим итәчәк. Эшлекле программа планлаштырылган, анда катнашучылар бизнесны үстерүнең уңышлы мисалларын карыйлар, тәҗрибә уртаклашалар, электрон сәүдә мәйданчыкларында эшне һәм кредит оешмалары белән хезмәттәшлекне караячаклар. Форумда катнашучылар узмәшгульләр очраша торган норматив-хокукый чикләүләр һәм аларның контроль-күзәтчелек органнары белән үзара хезмәттәшлеге турында фикер алышачак.

I фестиваль узган елның августында узды. Ул 7 меңгә якын кунак җыйды.  170-тән артык үзмәшгуль казанлыларга җәмәгать туклануы, күңел ачу өлкәсендә үз товарларын һәм хезмәтләрен тәкъдим итте һәм ике атналык продукция күләмен гамәлгә ашырды.

  


Барлык яңалыклар