Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Главная

Административ комиссияләр эшен оештыру идарәсе

Сораулар һәм җаваплар

  • Мин штрафны әле бер ел элек үк түләдем. Ни өчен ул РФ Дәүләт хезмәтләре порталында түләнмәгән булып исәпләнә?
    Киңәйтергә Свернуть

    Штрафны түләгәндә банк бүлегендә түләүченең белешмәләре дөрес күрсәтелмәгән (мәсәлән, паспорт мәгълүматларында хата/УИН күрсәтелмәгән), шуңа күрә дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында дәүләт мәгълүмат системасында түләү автомат рәвештә теркәлмәгән.

    Бу очракта гражданин мөрәҗәгате буенча Дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында дәүләт мәгълүмат системасында түләүне мәҗбүри раслау администратор тарафыннан кулдан башкарыла.



  • Квитанциядә күрсәтелгән административ комиссияләр штрафларын түләү суммасына 50% ташлама кагыламы?
    Киңәйтергә Свернуть

    Юк. Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2 маддәсең 1.3 өлешенә карап, штраф суммасының ярты күләмен түләү мөмкинлеге юл хәрәкәте өлкәсендәге хокук бозулар өчен генә каралган (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 12 бүлеге).



  • Штрафны түләмәгән очракта нәрсә була?
    Киңәйтергә Свернуть

    Административ штраф карар законлы көченә кергән көннән алып 60 көннән дә соңга калмыйча түләнергә тиеш (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2 маддәсенең 1 өлеше).

    Ирекле түләү срогы чыккан очракта, карар суд приставына-башкаручыга (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2 маддәсенең 5 өлеше) үтәү өчен җибәрелә.

    Моннан тыш, комиссиянең вәкаләтле заты хокук бозучыга карата Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 20.25 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозу турында беркетмә төзи (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2 маддәсенең 5 өлеше). Эш материаллары хокук бозучыны теркәү урыны буенча җәмәгать судьясына карап тикшерү өчен җибәрелә. Җәмәгать судьясы карары белән хокук бозучы җаваплылыкка тартыла:

    - 15 тәүлеккә кадәр административ арест салу;

    - 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр;

    - ике тапкыр штраф суммасы күләмендә административ штраф.

    Әйтик, кагыйдә бозучыга карата парковкага түләмәгән өчен 2 500 сум күләмендә штраф салынган. Штрафны ирекле түләү срогы чыккач, карар суд приставына-башкаручыга мәҗбүри рәвештә башкару өчен җибәрелде, шулай ук хокук бозучыга билгеләнгән срокта штраф түләмәгән өчен 5 000 сум күләмендә штраф рәвешендә җаваплылыкка тартылды. Шулай итеп, хокук бозучының штраф түләүдән качып йөрүе аның бурычының 7 500 сумга кадәр артуына китерде.

  • Как оплатить штраф?
    Киңәйтергә Свернуть
    Штрафны түләргә мөмкин:
    • дәүләт хезмәтләре порталында "түләүләр" бүлегендә УИН номеры буенча (исәпләүнең уникаль идентификаторы);
    • квитанциядәге QR-код буенча. (QR-код карар чыгарылганнан соң 60 көн эчендә гамәлдә була);
    • сезнең банкның шәхси кабинетында / сезнең банкның мобиль кушымтасында;
    • банк бүлекчәсендә (квитанция буенча яисә УИН номеры буенча)