Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.10.2021, 15:54

Казан Мэры: ««Водоканал» челтәрләренең тузуы шәһәр үсешен куркыныч астына куя»

Илсур Метшин миллионлы шәһәрләрнең коммуналь челтәрләрен модернизацияләүне финанслау өчен федераль программа кирәклеге турында белдерде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь, Екатерина Виславская). 2010 елдан башлап Казанның коммуналь челтәрләре тузу сәбәпле 14 мең авария килеп чыккан. Әлеге мәсьәләне хәл итүгә федераль үзәкне дә җәлеп итәргә кирәк – «Водоканал» МУП челтәрләрен яңартуга гамәлдәге программаларда каралмаган шактый күп акча таләп ителә, диде Казан Мэры Илсур Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

«Бүгенге көндә челтәрләрнең искерүе – ул дистә еллар дәвамында барлыкка килгән төер. Бу барлык шәһәрләр проблемасы, – диде шәһәр башлыгы. – Федераль үзәк 500 меңгә якын кеше яшәгән шәһәрләргә ярдәм кулы сузды һәм аларга максатчан федераль программа тәкъдим итте. Миллионлы шәһәрләр исә бу проблема белән ялгыз калды. Шул ук вакытта без шәһәрне, челтәрләрне төземичә генә үстерә алмыйбыз, чөнки бу мегаполисның кан тамыры, аларның торышы бүген зур борчу тудыра».

«Водоканал» МУП генераль директоры Андрей Егоров хәбәр иткәнчә, предприятие 3 мең км дан артык челтәргә хезмәт күрсәтә, аларның 70%-ы – тузган һәм авария хәлендә, аларны эксплуатацияләү срогы 10 ел элек чыккан. Норматив срокка хезмәт күрсәткән челтәрләрнең озынлыгы 1,7 мең км тәшкил итә, һәм ел саен бу сан 2-3%-ка, ягъни 75 км челтәргә арта. Алар узган гасырның 50-70 елларында салынган. Соңгы 10 елда 90%-тан артыгы тузган 1,3 мең км дан артык хуҗасыз челтәр ачыкланган һәм баланска алынган, аларны күчерергә кирәк.

«Совет чорында төзелгән магистраль челтәрләргә капиталь ремонт ясау комплекслы рәвештә үткәрелмәде, чөнки аларны эксплуатацияләү вакыты ахырына якынлашканда, шәһәр алдында башка бурычлар тора иде – тузган торакны күчерү программасы барды, суүткәргеч һәм канализация челтәрләре сузылган тулы бер микрорайоннар төзелде, – дип аңлатты ул. – Безгә торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итү фонды турында сүз бара. – Ул вакытта 2 млн.кв. м торак төзелде, юктан Азинодагы тулы бер район бар булды, Яңа Савин районы күпләп төзелде. Аннан соң масштаблы төзелеш – социаль ипотека программасы башланды. Бик күп объектлар челтәрләргә бушлай тоташтырылды. Хәзер совет мирасының ныклы запасы бетте, кире кайтмау ноктасы узды. Вәзгыять бик кискенләште».

Магистраль челтәрләр урам-юл челтәре чикләрендә, шул исәптән җәяүлеләр һәм яшел зоналар буенча салынган, аларны ремонтлауга һәм төзекләндерүгә күп көч һәм акча салынган, дип билгеләп үтте А.Егоров. Әмма челтәрләрнең тузуы сәбәпле, яңартылган инфраструктуралы объектларда да авария хәлләре килеп чыга. Мондый очраклар соңгы 5 елда 600 тапкыр булган, һәм, нигездә, барлык аварияләр – 800 мм дан артык диаметрлы челтәрләрдә, дип хәбәр итте «Водоканал» директоры.

Соңгы елларда технологияләр абонентларны вакытлыча схемаларга күчерергә мөмкинлек бирә, шуңа күрә күпчелек кешеләр хәтта килеп чыккан уңайсызлыкларны сизми дә кала, дип билгеләп үтте А.Егоров. Хәзер эшләр, нигездә, төнлә, казанлыларны су белән тәэмин итүдән туктатмыйча һәм ташландык суларны агызудан башка алып барыла. Эшләр шпунт коймаларын һәм су сиптерә торган җайланмаларны монтажлау белән алып барыла, һәм мондый авария катлаулы технологик циклны үткәрүне һәм зур чыгымнар таләп итә.

Агымдагы елда хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәрләрендә генә дә 55 җимерелү очрагы теркәлгән. Суүткәргеч челтәрләрендә дә шундый ук хәл, һәм 2021 ел башыннан 900-дән артык авария бетерелгән, көн саен авария-диспетчерлык хезмәтенә уртача 100 гариза килә.

«Барлык аварияләрнең сәбәбе бер – тузганлык. Инфраструктураны торгызуга гомуми ихтыяҗ, тупас бәяләүләр буенча, 65 млрд. сум тәшкил итә, шуларның 40 млрд.сумы челтәрләрне алмаштыруга. Корылмалар челтәре – насос станцияләре, канализация насос станциясе, су алу җайланмасы, – диде Андрей Егоров. – Без гамәлдәге барлык федераль программаларга да челтәрләрне капиталь ремонтлау һәм реконструкцияләүгә гариза бирдек, әмма алар 500 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән». Ул челтәрләрне капиталь ремонтлау өчен акча тарифларда карала, әмма алар җитәрлек түгел – елына 260 млн сум гына, ә ким дигәндә 2 млрд сум кирәк, дип өстәде.

«Без торак төзибез, йөзләгән объектларны ремонтлыйбыз, әмма шәһәрнең эчендә черек, һәм бу меңләгән километрларга сузылган. 2014 елда Казанда 2 мең 660 км челтәр бар иде, бүген 3 мең км. Биш ел эчендә челтәр 335 км га артты, бу Казаннан Самарага кадәр. Өзеклекләр һәм тузган челтәрләрнең саны шаккатырып кына калмыйча, Казан үсешенә янау мәсьәләсен дә куя», – дип ассызыклады Илсур Метшин.

 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 18.10.2021
Видеорепортаж
18.10.2021 12:25
А.Егоров 2021 елда «Водоканал» мунициипаль унитар предприятиесе челтәрләренең торышы турында
Барлык яңалыклар