Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
04.04.2018, 14:50

Р.Миңнеханов “Куркынычсыз шәһәр” АПК системасын файдалану тәҗрибәсен уңай бәяләде

2017 елда Татарстанда видеокүзәтү камералары ярдәмендә 669 җинаять ачылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче апрель). Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Татарстан Республикасы Иминлек советының, Татарстан Республикасында Хокук тәртибен тәэмин итү буенча координацион киңәшмәнең һәм Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы комиссиянең уртак утырышы узды. Көн тәртибендәге темалар арасында республика муниципаль районнары һәм шәһәр округларында "Куркынычсыз шәһәр" аппарат-программа комплексын (АПК) алга таба үстерү темасы да бар иде.

Утырышта ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Казан Мэры Илсур Метшин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, гражданнар иминлеген тәэмин итү – дәүләт органнарының төп бурычларының берсе. Заманча җәмгыять үсеше мәгълүмат технологияләрен тормышның бөтен өлкәләрендә, шул исәптән куркынычсызлык өлкәсендә дә кулланмыйча мөмкин түгел, диде ТР Президенты. Шуларның бер үрнәге – "Куркынычсыз шәһәр" аппарат-программа комплексы.

Рөстәм Миңнеханов әлеге система нәтиҗәлеген югары бәяләде. 2017 елда гына видеокүзәтү камералары ярдәмендә 669 җинаять ачыкланды, 5476 административ хокук бозу билгеләнде.

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләгәнчә, "Куркынычсыз шәһәр" комплексы сегментларын тәшкил иткән 52 системаның 47-се урнаштырылган. Ул дәүләт җитәкчелегенә комплексны алга таба үстерү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

"Ул хезмәтләр һәм район җитәкчелегенә тиз арада мәгълүматны бирерлек районның үзенә күрә вакыйгалар үзәгенә әйләнергә тиеш", - диде Нигъмәтуллин.

Рөстәм Нигъмәтуллин интеграцияләнүче системаларга аерым тукталды. Татарстанның бөтен территориясендә ашыгыч ярдәм үезмәтләрен чакыручы "112" бердәм номеры эшли. Ел саен 2 миллионга якын мәрәҗәгать кабул ителә, шул ук вакытта аларның 30 проценты бер үк вакытта берничә хезмәт катнашуын таләп итә. Ул "ЭРА-ГЛОНАСС" автоматлаштырылган мәгълүмат системасы белән дә берләштерелгән. 112 хезмәте көн саен әлеге система аркылы мөрәҗәгатьләр кабул итә.

Видеокүзәтү өлкәсендә Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы, муниципаль ораганнар һәм "Таттелеком" ГАҖ тарафыннан зур эш башкарылды. Бүгенгә 17 мең 353 камера урнаштырылды һәм эшли, шулардан кешеләрнең массакүләм булу урыннарында – 2 мең 571, күп фатирлы йортларда – 14 мең 782 видеокамера. Камералардан видеоны республика геопорталында күзәтеп була. Системага барлыгы 24,5 мең камера кертелгән, шулардан 4 меңен онлайн режимда күзәтеп була, дип хәбәр итте Нигъмәтуллин.

"Бездә гаять көчле система гамәлгә кертелгән. Якын арада бөтен программа продуктларын берләштереп, республика һәм хокук саклау органнары бурычларын хәл итүгә юнәлдерергә кирәк. Күп җинаять шул видеокүзәтү системасы аша ачыла. Шулай ук ишек алларында һәм микрорайоннарда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре дә хәл ителә", - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

Барлык яңалыклар