Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
20.05.2019, 16:39

1-нче июньдә Казанның Роналд Макдоналд Йортында хәйрия концерты узачак

Балаларны яклау көне уңаеннан «Яңа музыка» камера оркестры чыгыш ясаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче май). 1-нче июньдә Казанның Роналд Макдоналд йортында «Яңа музыка» камера оркестры хастаханәдә озак дәваланучы балалар өчен хәйрия концерты уздырачак.

«Яңа музыка»ның баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган артисты Анна Гөлишамбарова җитәкчелегендә музыкантлар танылган композицияләрне башкарачак. Матур һәм рухланып башкару нәтиҗәсендә балалар һәм ата-аналар камера музыкасы турында күп кенә яңа нәрсәләр беләчәкләр. Концерт 16.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә оештыручылар.

Исегезгә төшерәбез, Роналд Макдоналд Йорты - балалары ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы Балалар республика клиник хастаханәсендә озак дәваланучы гаиләләр өчен социаль кунакханә. Проект ата-аналарга, балалары дәвалану вакытында якыннарыннан аерылмасын өчен, хастаханә территориясендә яшәүләренә иң уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән.

Барлык яңалыклар