Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Сообщить об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.07.2021, 10:47

Транспорт карталарын тулыландыру өчен 13 терминалны бурычлары өчен ябылган пунктлар урынына урнаштырдылар

Рөстәм Гафаров альтернатив пунктлар санын арттыру мөмкинлеген карарга кушты.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы июль, Камилә Гобәйдуллина). 15-нче июльдән Казанда транспорт карталарын сату һәм тулыландыру өчен 46 пункт ябык. Аларны «Транспорт картасы» АҖ каршындагы агентларның бурычлары аркасында ябарга мәҗбүр булганнар. Калган 574 пункт штат режимында эшләвен дәвам итә. «Аңлашыла ки, карталарны тулыландыруның ябык 46 пунктыннан тыш тагын 600 тирәсе бар, әмма кешеләргә гадәтләрне үзгәртергә кыен. Мәҗбүри тәртиптә халыкка якындагы өстәмә пунктлар турында мәгълүмат булырга тиеш», – дип ассызыклады эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров. Ул транспорт картасын тулыландыруның альтернатив пунктлары санын арттыру мөмкинлеген эшләүне йөкләде.

Шәһәр транспорт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Хисаметдинов сөйләгәнчә, ябык пунктлар нигездә метро станцияләрендә урнашкан (ООО «Лидер-Плат» һәм «Орион» ҖЧҖ агентлары). Аларны алыштыру өчен анда «Ак Барс Банк»ның түләү өчен 13 терминалы урнаштырылган инде. Спикер сүзләренчә, пунктларны өзү пассажир транспортында йөрү өчен түләү структурасына сизелерлек йогынты ясамаган.

«Элеккечә пассажирлар барлык банкоматларда һәм «Ак Барс Банк» инфоматларында, почтада, ТР дәүләт хезмәтләре порталында һәм транспорт картасы сайтында транспорт картасы балансын тулыландырырга мөмкин», – дип билгеләде М.Хисаметдинов.

Ул сораулар һәм шикаятьләр белән мөрәҗәгать итүче пассажирларга белгечләр транспорт картасын тулыландыруның альтернатив пунктларын сайларга ярдәм итә, дип өстәде. Гамәлдәге терминаллар турындагы бөтен мәгълүмат транспорт картасы сайтында бар. Аны шулай ук кайнар линия телефоннары буенча да алырга мөмкин: +7(843)275-30-50 (Казан транспорт комитеты) һәм +7(843)262-80-80 («Транспорт картасы» АҖ).

 

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 26.07.2021
Видеорепортаж
26.07.2021 10:34
Казанда транспорт картасын тулыландыру буенча 46 пункт эшен туктатты
Барлык яңалыклар