Төнлә һәм иртән республикада урыны белән бераз яңгыр явачак.
Фото: Денис Гордийко
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава, төнлә һәм иртән урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез явым-төшем көтелми. Җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача, көндез урыны белән тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +5-тән +10 градуска кадәр, көндез +12-дән +17 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.