Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.10.2020, 13:27

19 октябрьдә Казан йортлары краннарында су яшел төскә буялырга мөмкин

Бу җылылык чыганакларының җылылык таралу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылуы белән бәйле.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 октябрь). 19-нчы октябрьдә Казанда җылылык чыганакларының җылылык таралу урыннарын ачыклау буенча эшләр башкарылачак. Шул максаттан «Азино» котельнясыннан магистраль җылылык үткәргечләре суына яшел төстәге Уранин-А буягычы кертеләчәк.

Идел буе, Вахитов һәм Совет районнарында яшәүчеләрне, әгәр дә краннан «яшел су» килсә, шул исәптән кайнар су белән тәэмин итү краннарын да, Казан җылылык челтәрләре «Татэнерго» АҖ филиалының диспетчерлык хезмәтенә түбәндәге телефон буенча хәбәр итүләрен сорыйлар: +7(843)291-87-95 (күпканаллы).

«Уранин-А» буягычы  җылылык белән тәэмин итү системаларында куллануга рөхсәт ителгән һәм Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте тарафыннан кешеләр сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен зыянсыз булган индикатор сыйфатында рөхсәт ителгән, дип билгеләп үтәләр Торак-коммуналь хуҗалык комитетында.

Барлык яңалыклар