Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.12.2020, 17:34

Бүген төнлә Казан урамнарын кардан чистартуга 222 махсус техника берәмлеге чыгачак

Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне машиналар йөрү өлешендә калдырмауларын сорый.

Фото: Марат Мугинов


(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче декабрь). 3-нче декабрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 35 юл эшчесе һәм 222 махсус техника, шул исәптән 70 катнаш юл машинасы, 52 трактор щеткасы, 47 үзбушаткыч, 21 фронталь төягеч һәм башка төр техника катнашачак.

Карны 2 нче Тура, Әбҗәлилов, Бигичев, Богатырская, Волков, Гарифҗанов, Глушко, Девятаев, Зорге, Ильич, Ирек, Камай, Камышлы (Салмачы бистәсе), Карбышев, Касаткин, Карл Маркс, Мәскәү, Пушкин, Сыртланова, Татарстан, Тукай, Фәйзи, Федосеевская, Фучик, Япеев, шулай ук Мамадыш трактындагы участоклардан чыгару планлаштырыла.

Кайбер урамнарда катнаш юл машиналары һәм трактор щеткаларын кулланып сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар белән эшләр башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.

Юл хезмәтләре казанлылардан автомобильләрне юлларның машиналар йөри торган өлешендә калдырмауларын сорый, чөнки алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.
Барлык яңалыклар