Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.10.2020, 14:07

24 октябрьдә Казанлылар экологик онлайн-лекциягә кушыла алачак

Катнашучылар әйберләргә ничек икенче тормышны бүләк итәргә һәм аларны эшкәртү һәм утильләштерү өчен кая тапшырырга мөмкин булуын беләчәк.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь). 24-нче октябрьдә Казан халкы «Өйне чистарту: артык әйберләрдән арыну һәм бертуктаусыз җыештырудан туктау» онлайн-лекциясенә кушыла ала. Ул «Казан - калдыкларсыз шәһәр» проекты кысаларында оештырылган.

«ЭкоТехнологияләр» компаниясенең экопроектлар менеджеры Алена Антипенкова шәһәр халкына өй киңлеген экологик һәм дөрес итеп ничек оештырырга һәм ремонтсыз шартларны яңартырга мөмкин икәнлеген сөйләп бирәчәк. Моннан тыш, спикер лайфхаклар белән уртаклашачак, әйберләргә ничек икенче тормыш бүләк итү һәм аларны эшкәртү һәм утильләштерүгә кая тапшырырга мөмкин булуын сөйләячәк.

Лекция 24-нче октябрь 14.00 сәгатьтә Zoom платформасында түбәндәге сылтама буенча узачак. Әңгәмә өчен код: 758318, дип хәбәр ителә Горки-Әмәт урманының Instagram-аккаунтында.

Барлык яңалыклар