Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.11.2020, 14:39

26 ноябрьдә Казанда бераз кар явачак

Пәнҗешәмбе көндез 2-4 градус салкын булачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче ноябрь). 26-нчы ноябрьдә Казанда болытлы һава торышы көтелә, бераз кар явачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы 4-6 градус салкын, көндез минус 2-4 градус булачак. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.

Гомумән алганда, республикада шулай ук болытлы һава торышы, вакыт-вакыт кар көтелә. Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка күчүчән, уртача тизлектә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 3-8 градус салкын, көндез минус 1-6 градус булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Барлык яңалыклар